8 яшьлек бала коега төшкән

Туймазы шәһәрендә 8 яшьлек бала 5 метр тирәнлектәге ачык коега төшеп киткән.

Малай дуслары белән балалар поликлиникасы территориясендә уйнаган һәм очраклы рәвештә ачык канализация люгына егылган. Коткаручылар балага ярдәмгә килгәч, коеда малайны гына түгел, бер ирне да күреп алганнар. Ул балага ярдәм итәм дип, үзе коега төшкән булган.

Коткаручылар икесенә дә җир өстенә чыгарга булышкан. Баланы табибларга тапшырганнар.


Фикер өстәү