Йолдызнамә | 6 – 12 июль

Кучкар (21.03 – 20.04) Яңа эшкә керешергә ашыкмагыз. Ул гына да түгел – мөмкинлек булганда, үз бурычларыгызны хезмәттәшләрегез яки якыннарыгыз җилкәсенә аударсагыз да начар булмас. Кемнәрнеңдер гаугасына кысылып маташмагыз. Шулай икән, күтәренке кәефтә булып, кирәкмәгән борчылу-мәшәкатьләрдән котылып калырсыз.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Эшегездә әйбәт кенә нәтиҗәләргә ирешү чоры. Аннан килеп, үтә мөһим мәсьәләләрнең чишелешен табу вакыты да әле. Кыскасы, үзегезне бик бәхетле сизү мөмкинлеге биргән бик уңайлы көннәр. Күңелегезнең нечкә кылларын тибрәтеп җибәрердәй очрашулар гына ни тора!..

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Низаглы мәсьәләләргә килеп капмаска тырышыгыз. Бәхәс-фәләндә җиңә алмаячаксыз чөнки. Хәзер сезнең өчен иң кулае – кешеләрнең кыланмышларын карап, читтәрәк йөрү. Тагын шунысын белеп торыгыз: туганнарыгыз яки якыннарыгыздан нидер таләп итсәгез, аларның ачуын гына чыгарачаксыз.

Кысла (22.06 – 22.07) Үзегезне хәлсезрәк хис иткәнлектән, эшкә күңелегез ятмас. Шулай икән, азапланмагыз – ял алыгыз. Борчылмагыз: берникадәр вакыт узуга, берни булмагандай, барысын да бик җиңел генә хәл итеп куячаксыз. Көтелгән кайбер очрашулар сезгә бәйсез сәбәпләр аркасында булмыйча калырга мөмкин.

Арыслан (23.07 – 23.08) Атнаның беренче көне үк матди хәлнең бөтенәюенә өметләндергән шатлыклы хәбәрләр китерер. Атна урталарында, вакыт җитмәгәнлектән, ниндидер планнарыгыз тормышка ашмыйча калыр. Тик әллә ни хафаланасы юк: бик тиздән аларны хәл кылу өчен искиткеч шәп юллар ачылыр.

Кыз (24.08 – 22.09) Бу атна үтә күп мөмкинлекләр бүләк итәргә тора. Шуңа күрә, һич шикләнмичә, авыр эшләр планлаштырсагыз да була. Ялгызларны бик зур мәхәббәткә әйләнеп куярдай танышу-очрашу көтә. Ә инде гаиләлеләр тормышларының күзгә күренеп яхшыруын, мөнәсәбәтләренең ныгуын сизеп сөенер.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Җил кайсы якка иссә, шул якка авышудан сак булыгыз. Юкса, ышанычны югалтырга, абруегызны какшатырга мөмкинсез. Планнар корыгыз, әмма үлә-бата максатыгызга ирешү юлларын эзләмәгез. Үзләреннән-үзләре килеп чыгачак алар. Кибет сукмакларын таптау өчен искиткеч әйбәт чор: ташламалы бәядән шәп кенә әйберләр алып, бер мәлгә бәхет диңгезенә чумгандай булачаксыз!

Чаян (24.10 – 22.11) Бу атнада бик күпләр өчен үрнәккә әйләнерсез. Зирәк, төпле акыллы булуыгыз нәтиҗәсендә эштә шәп кенә уңышларга ирешеп, абруегызны үстерерсез. Гаиләгездә  барысы да әйбәт. Кыскасы, һәр яктан да уңышлы, бәрәкәтле, әйбәт һәм мул чор.

Укчы (23.11 – 21.12) Яшерен серләрегезне хәтта иң якыннарыгызга да чишмәгез. Юкса кирәкмәгән имеш-мимешләр китереп чыгарырга мөмкинсез. Артык күп вәгъдә итүчеләргә ышанмагыз. Акча җитмәү мәсьәләсе, үзегез дә уйламаганча, җиңел генә хәл ителеп куяр. Гомумән, атна ахыры бу җәһәттән зур мөмкинлекләр ачар.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Яңа эшләр башлап җибәрү, эшлекле кәгазьләргә кул кую өчен әйбәт чор. Кайберәүләр, ниһаять, хезмәттәшләренең күләгәсеннән чыгып, үзләренең чын мәгънәсендә нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәтә алыр. Матди хәлегезнең яхшыруына өмет-ышаныч барлыкка килер. Атна ахырында матур сюрпризлар булыр.

Сукояр (21.01 – 19.02) Мөмкинлекләрнең теләкләрегезгә туры килүе зур сөенечкә әйләнер. Бу тормышта дөрес юлдан баруыгызны күрсәтердәй хәлләр булып алыр. Хезмәттәшегез ирештергән бер хәбәр үзегезне борчып килгән бер сорауга җавап кебек тоелыр. Атна ахырында якыннарыгыз әйбәт яңалык белән куандырыр.

Балык (20.02 – 20.03) Эштә шактый ук зур киеренкелек булыр. Әмма төшенкелеккә бирелергә урын юк: озакламый сезнең сәләтегез чынлап торып бик югары бәяләнер. Шулай итеп, һич уйламаганда дигәндәй, алыштыргысыз хезмәткәргә әйләнеп куярсыз. Ә бу сезгә күтәренкелек өстәр, яңа планнар коруга китерер.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү