Тәүлек эчендә коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда яши

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да әлеге чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимовахәбәр итте.

«15 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өендә дәвалана», — диде Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, авыруларның күбесе 30-50 яшь аралыгында (15 кеше) ачыкланган. Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (22 кеше) һәм Яшел Үзән районында (5 кеше) теркәлгән.

Эпидемия башланганнан бирле республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 4787 очрагы теркәлгән, 3601 кеше (шуларның 12се – узган тәүлектә) терелгән. 1168 кеше дәвалануын дәвам итә.

 


Фикер өстәү