Марат Кәбиров: «Бүгенге язучы ул урманда адаштырылган песи баласы шикелле»

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә әдәби марафоннар модага кереп бара. Димәк, әдәбият белән кызыксынучылар, китап укучылар бар. Бик әйбәт күренеш. Оештыручыларына, анда катнашучыларга рәхмәт!

Әле мин бер нәрсәгә игътибар иттем. Соңгы чорда катнашучыларның бер өлеше классикларыбызның әсәрләрен тәкъдим итә икән. Ул китап тышлыкларының таушалганрак сурәтен күргәч, мин үземнең малай чакны, мәктәп китапханәсе шүрлеге янында торган вакытларны искә төшердем. Рәхәт булып китте. Бер өлеше – чит ил, яки рус язучыларын. Начар күренеш түгел, әлбәттә. Карашлар киң булырга тиеш. Ләкин… Бүгенге заман авторларының китаплары бөтенләй күренми диярлек. Язучылар берлегендә – өч йөздән артык кеше, тирәсендә йөрүчеләр – меңнән артык, ә әдәби марафоннарда күренүче авторлар саны ун-унбиштән дә артмый. Димәк… Катгый нәтиҗә чыгарып булмыйдыр инде монда – белмиләр, укымыйлар, яртамыйлар… Озак санарга мөмкин. Шулай да минем «белмиләр» дигәненә ныграк тукталасым килә. Белмиләр.

Бүгеннән бөтен дөньяга яңгыратырлык әсәрләр бар. Тик андый әсәрләрнең күбесе үз вакытында дөнья күрә алмый. Дөнья күргәннәрен халыкка җиткерү, тарату механизмы юк. Укучыларның зәвыгын, таләбен, ихтыяҗын өйрәнү, язучы белән китап укучы арасында тыгыз бәйләнеш булдыру өчен бернәрсә дә эшләнми. Нәтиҗәдә дөньяны яулый алырлык әсәрләр үз татарыбызга да таныла алмыйча кала.

Бу эшне: «Сез бит китап бизнесы белән шөгыльләнәсез, таратыгыз үз продукциягезне, яңа базарлар ачыгыз,» – дип нәшриятлар җилкәсенә аударырга мөмкин. Чөнки бөтен дөньяда бүген әдәбиятның үзәге, әйдәп баручысы – нәшрият. Һәртөрле берлекләр дә, клублар да түгел. Сез русның танылган берәр нәшриятына күз салыгыз. Тулы бер индустрия! Һәр төбәктә диярлек үз филиаллары, кибетләре бар. Интернетта нинди китап эзләсәң дә, шул нәшриятларның сайтына юлыгасың. Язучылар белән эшлиләр – яңа авторлар эзлиләр, аларны таныту өчен көч түгәләр, әдәби осталык мәктәпләре оештыралар, халык укый торган авторларны канат астына алып, яңа әсәрләр язарга этәрәләр, ул әсәрләрне халыкка җиткерү белән шөгыльләнәләр. Чөнки нәшриятның газы да, нефте дә – укыла торган автор. Укучылар белән эшлиләр – аларның базасын даими тулыландырып торалар, ихтыяҗларын өйрәнәләр, әдәбият яңалыклары белән таныштырып баралар, яңа китаплар белән кызыксындыралар…

Һәм, ниһаять, язучының үзенә япсартып калдырырга мөмкин. «Синең эшең китап язу гына түгел, давай, әсәрләреңне таныту һәм тарату белән дә шөгыльлән. Укучыларың белән даими бәйләнештә яшә…»  һ.б. Монысы да хак… Бүгенге язучы аз гына бүтәнчә: ул урманда адаштырылган песи баласы шикелле, бу очракта инде: «Мин матур, мин әйбәт, берәрсе килеп коткарыр әле», – дип көтеп ятып булмый. Әмма төбәкләрдә татар китабын сата торган кибетләр дә булмаган хәлдә, авторның активлыгы белән генә әллә кая китәлмисең. Кибет ул табыш алу чарасы гына түгел, ул: «Татарда әдәбият та, китап та бар һәм югары дәрәҗәдә!» – дип искәртеп торучы пропаганда коралы да.

Ләкин бу мәсьәләләрнең берсен дә аерым көчләр белән генә хәл итеп булмыйдыр. Чөнки проблема инде җитлеккән һәм аны бары тик дәүләт күләмендә мәдәният, мәгариф һәм башка юнәлешләрдә эшләүче көчләрне җәлеп итеп кенә җиңәргә мөмкин.

Чынлап та проблемамы соң бу? Әлбәттә. Үз әдәбияты белән вакытында танышып бара алмаган укучы аны юк дип уйлый һәм башка әдәбиятка тартыла. Читләшмәгәннәрендә дә үз әдәбиятына сәер караш барлыкка килә. «Бердәнбер һәм кабатланмас» романы чыккач, анда «Необитаемый остров» тапшыруы белән охшашлык табучылар булды. Бәлки, бардыр. Тик роман язылганда ул тапшыруда катнашучыларның күбесе үсеп тә җитмәгән булган әле. Шул рәвешле, үз вакытында басылып чыкмавы һәм танылмавы әсәрне икенчел итә. Мондый хәл бер миндә генә булса, бу минем генә проблема булыр иде. Кызганыч, башка язучыларда да шундый ук хәлләр бар. Зөлфәт Хәким, Галимҗан Гыйльман кебек язучыларыбыз моннан ун-унбиш ел элек эшкәртеп ташлаган темаларны кайбер рус язучылары бүген күтәрә. Танылалар. Һәм татар укучысына рус язучылары түгел, ә безнекеләр икенчел булып күренә.

Мондый күренеш китап укучыда безнең әдәбият икенчел икән, дигән караш уята. Әлеге мөнәсәбәт тоташ милләткә күчә һәм: «Һи, безнең татар… Без беткән халык бит инде», – дип әйтергә мәҗбүр итә. Үзебезнең арада ук шундый хәлләр булгач, башка милләт вәкилләре белән мөнәсәбәтне әйтеп тә торасы түгел инде. Беренче карашка гади генә булып тоелган нәрсә, шул рәвешле, милли иминлек проблемасына әверелә.

Әдәбият проблемасы беркайчан да фәкать әдәбиятныкы гына була алмый. Әдәбият ул бары тик барометр гына. Тормыш барометры. Бернинди фактлар да, саннар да, башка мәгълүматлар да кирәкми, сез бары тик кайсы халыкның әдәбияты ни дәрәҗәдә танылган икәнен генә карагыз. Шуңа карап бу халыкның нинди хәлдә яшәвен билгеләп була.

Марат Кәбиров

 


Фикер өстәү