Акчадан да ышанычсыз ни бар?

Россиянең икътисади тормышында тагын күңелсез яңалыклар: доллар-рубль курсын тотып торган тормозны җиңелчә ычкындырдылар, безинның биржа бәясе яңа рекордлар куйды, Үзәк Банк үзенең «Фейсбук»тагы битендә банк кертемнәрен бикләү турында сәер игълан ясады. Финанс регуляторы ни өчендер Бөек Ватан сугышы вакытында банктан акча алу чикләнүен (акча басуны туктату чарасы буларак), хәрби салым, баласызлык өчен салым кертелүен, авыл хуҗалыгы салымы һәм керемнәргә салым арттырылуын искә алган.

Илдә бернинди дә сугыш юк чакта Үзәк Банкның мондый белдерү ясавы паника уяту куәтенә ия, билгеле. Банк депозитларына болай да әлле-хөлле генә калган ышанычны юкка чыгару өчен шуннан да уңышлырак тагын нинди адым ясап була? Югары конторада үзләренең ни кылганнарын үзләре дә бик тиз аңладылар. «Фейсбук»тагы пост алып ташланды, аның урынына түбәндәге язу пәйда булды: «Здесь был пост о теме финансов во время Великой Отечественной войны. К сожалению, многие неправильно его трактовали. Чтобы избежать дальнейших домыслов, мы удалили этот пост. Приносим извинения за неудачный текст». Әмма эшләнәсе эш эшләнгән иде инде. Социаль челтәрләр буйлап та, «сарафан радиосы» аша да озакламый банк депозитларының бикләнәчәге һәм хәтта илдә акча алышыначагы турында давыллы хәбәрләр үтте. Фәкыйрь халык кесәсендәге соңгы тиеннәрен кая урнаштырырга белми интекте: биш-алты мең сумга доллар алыштыручылар да күренде, кибеттән товар ташып калу теләге дә көчәйде. Паника зур финанс тетрәве китереп чыгара алмады, әлбәттә, кесә төпләребез такыр чөнки. Газета хәбәрчесе дә соңгы айның хезмәт хакын тегеләй әйләндереп карады, болай болгатты да, моны исраф итеп бетерсәң, нәрсә ашыйсың дигән принципны алга сөреп, дулкынланып тормаска булды.
Кешеләр банк хисабындагы саннарга караганда кәгазь акчаны өстенрәк күрә башладылар ләкин. Үзәк Банк үз статистикасы белән шуны раслый. Банк кертемнәренә салым салу турындагы уңышсыз рәсми белдерүдән башлап халык акчасын «һавадагы торнага караганда кулдагы чыпчык яхшырак» дигән кагыйдәгә нигезләнеп кулда тоту ягын каера. Март аенда (салым турындагы белдерү яңгыраган чак) кәгазь акча күләмен 700,9 миллиард сумга арттырырга туры килгән, апрельдә 544 миллиард сум өстәмә кәгазь акча басылган, июнь аенда да банкнотлар күләме 391,8 миллиард сумга арткан. Беренче июньгә инде куллардагы кәгазь акчаның гомуми суммасы 11,2 триллион сумга җиткән. Икенче июльгә банкнотлар 11,6 триллион сумлык биеклекне яулауга якынлашканнар. Бу һәр кулга (сабыйларны да кертеп) 80 мең сумга якын акча тия дигән сүз икән. Акча янчыгыгызны ачып карагыз әле: гаиләгездә шуның кадәр кәгазь акча сакланамы? Сакланса, акча алышыну турындагы хәбәрләр сезне тәшвишкә сала ала, билгеле…

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү