«Китап» кушымтасы татар радиолары арасында иң еш сатыла торганы булып табылган

Быел татар әдәбиятын һәм иҗатын яратучылар өчен оештырылган «Китап» мобиль кушымтасы AppStore һәм Google Play сервисларыннан 5 меңнән артык файдаланучыга йөкләнгән.

«Китап радиосы ике ай элек кенә ачылды. Күзәтүләр буенча, тагын бер татар мобиль радио да мондый нәтиҗәләргә ирешә алмаган», — дип сөйләде радиостанция башлыгы Алмаз Миргаязов.

Якын арада «Китап» радиосының эфирында язучылар Нәбирә Гыйматдинова, Рәмзия Габделхакова, Марат Кәбиров әсәрләре яңгыраячак. Танылган алып баручылар Әбри Хәбриев һәм Рамил Шәрәпов яңа амплуада чыгачак — алар эфирда лирик әсәрләр укыячаклар.

Исегезгә төшерәбез, кушымтаны App Store яки Google Play аша күчереп алырга була.


Фикер өстәү