Федераль һәм региональ законнарга да үзгәрешләр кертелә

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кабул итү федераль һәм региональ законнарга да үзгәреш кертәчәк. “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведев илнең Төп законына төзәтмәләр кертелгәннән соң канун үзгәрешләре буенча сөйләшү уздырды. Анда партиянең төбәк башлыгы, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
– Конституциягә кергән төзәтмәләрнең күбесе нәкъ менә безнең партия тарафыннан тәкъдим ителде. Төбәкләрдәге вәкилләрнең шуларны хуплавы – киләсе мөһим этап иде, – диде Дмитрий Медведев. Аның сүзләренчә, “Бердәм Россия” партиясе Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча законнар чыгару эшчәнлеген идеологик һәм программа документларын яңарту эше белән синхронлаштыра. Әлеге эшкә ул җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда партиянең сайлау алды программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясен җәлеп итәргә тәкъдим итте. Рәис белдергәнчә, Россиянең субъектларындагы закон чыгару эшенә дә үзгәреш керәчәк.
“Бердәм Россия”нең Генераль советы секретаре Андрей Турчак Конституциягә төзәтмәләр кабул ителгәннән соң кирәкле закон проектларын төзүнең һәм кабул итүнең юл картасын эшләргә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, документны “Бердәм Россия” фракциясе Конституциягә үзгәрешләр әзерләү буенча эшче төркем, Россия Президенты администрациясе һәм Хөкүмәте белән берлектә эшләргә тиеш. Мондый юл картасының төбәкләргә дә кирәклеген ассызыклады ул.
Фәрит Мөхәммәтшин утырышка нәтиҗә ясап, республиканың Дәүләт Советы депутатларын бик җитди һәм киеренке чор көтә, дип билгеләп үтте. Илнең Төп законына үзгәреш керү сәбәпле, республика һәм федераль законнарны үзгәртү буенча күләмле эштән тыш, Татарстанда Президент һәм муниципаль депутатлар сайлаулары узачак.


Фикер өстәү