Татарстанда бакчасында елан чаккан әби реанимациягә эләккән

 Кайбыч районында бер пенсионер әбине үз бакчасында җиләк җыйганда елан чаккан.

Өзим дип иелүе булган, уң кул бармагын нидер нык чәнчеп алган, аңламый да калган — койрыгын гына күреп калган, дип хәбәр итә ТНВ хәбәрчесе Фәйрүзә Мәҗитова. «Матбугат.ру»га билгеле булганча, зыян күргән Роза әби Кәримова хәтта Кайбыч районы хастаханәсендә ике көн реанимациядә ятып чыга. Алла саклаган үзен! Җиләк җыйганда сак булыгыз, карап җыегыз!


Фикер өстәү