ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина татарстанлыларны гаилә көне белән котлады

8 июльдә Татарстан Республикасы бөтен ил белән бергә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»н билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Министрлар кабинеты ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина татарстанлыларга котлау юллады. 

– Бу бәйрәм чагыштырмача «яшь», 2008 елдан бирле үткәрелә, ләкин ул безгә ерак гасырлардан килгән һәм ул гаилә учакларының ныклыгын, никах институтының мәңгелек, мәхәббәт, тугрылык, гаиләнең мәңгелек кыйммәтен символлаштыра.
100 елдан артык безнең илдә гаилә тарихларының һәм кеше язмышларының төп елъязмасы булып гражданлык хәле актларын теркәү органнары тора.
Республика ЗАГС хезмәте исеменнән барлык Татарстан халкын чын күңелдән күркәм, игелекле, гаилә бәйрәме белән тәбрик итәм!
Өй учагының җылысын саклап калуыгызны, ихлас хисләрне һәм кеше мөнәсәбәтләренең гармониясен саклавыгызны телим!
Сезнең гаиләләрдә һәрвакыт мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен, билгеләнгән планнар уңышлы тормышка ашсын! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! — диелгән котлауда.


Фикер өстәү