Су кондызы бер хатын-кызга ташланган

Салават районының Лаклы авылында көтелмәгән хәл булган.

Шушы авылда яшәүче хатын-кыз эшкә барганда капка төбендә торган хайванны эт дип уйлап, куа башлаган. Әмма ул эт түгел, ә кондыз булган! Су җанвары качасы урынга, хатны-кызга ташланган һәм аягын тешләп алган. Кычкырган тавышка хатынның улы йөгереп чыгып, кондызга сәнәк кадарга мәҗбүр булган.

Чөнки кондызлар бер ябышса, җибәрмиләр икән һәм бик сирәк кенә кешегә ташлана. Аның мәетен экспертизага җибәргәннәр, ә хатын-кыз хастаханәгә озатылган.


Фикер өстәү