Югары сыйфатлы ипинең төсе дә башка, хуш исеннән башлар әйләнеп китә. Кеше сәламәтлегенә файдасы турында әйтеп тә торасы юк. Сатып алып өйгә кайтырга өлгермисең, күгәрә дә башламый. Нурлат районыннан күчтәнәч итеп алып кайткан күмәч тә шундый булды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәфис Хәмзин әйтүенчә, югары сыйфатлы ипи җитештерүнең шартлары да шактый катлаулы. Иң элек: җирне яхшылап эшкәртәсе, ашлыйсы, игеннәрне вакытында тукландырасы, корткычларга каршы препаратлар белән эшкәртәсе, уңышын соңга калмый җыеп аласы, кыскасы, дистәләгән төр эш башкарасы. Онны икмәк пешерү предприятиесенә алып кайткач, ул күпереп пешкән күмәчкә әйләнгәнче, тагын шулкадәр хезмәт күрсәтәсе бар.
Нурлат районы игенчеләре җирдән күбрәк уңыш алу турында гына кайгыртмый. «Моның өчен җирне тиешенчә ашлау да кирәк, – ди «Сөләйманов» хуҗалыгының баш агрономы Марс Сафин.
Хуҗалыкта пар җиренә горчица чәчкәннәр. Шактый тыгыз масса булып күтәрелгән бер вакытта гына аны эшкәрткеч җайланма белән сөреп-каплатып чыгалар. Бу исә – пар җиренең гектарына өстәмә рәвештә 35 – 40 тонна ашлама керә дигән сүз. «Мондый җирдә үстерелгән ашлыктан пешерелгән ипинең тәме дә башка, сәламәтлеккә файдасы да күбрәк. Сынап карау өчен Нурлат ипиен ашап карарга киңәш итәм», – ди баш агроном, уенын-чынын бергә кушып.
Район үзәгендә яңабаштан диярлек сафка баскан «Сәламәтлек» җәмгыятенең камыр әйберләре пешерү участокларында булганда, моның шулай икәнлегенә тагын бер кат инандым. Предприятие җитәкчесе Илһам Кәлимуллин әйтүенчә, «Сәламәтлек» предприятиесенең исеме җисеменә тулысынча туры килсен өчен зур тырышлык куела. Камыр әйберләре, шул исәптән ипи пешерү өчен сайлап алынган ашлыкны да үзләре эшкәртә башлаган. Көн саен 6 тоннадан артык ипи һәм камыр әйберләре җитештереп саталар. «Моның өчен ай саен 160 тоннадан артык югары сыйфатлы ашлык кирәк. Ипи пешергәндә бернинди ясалма катнашмалар файдаланмыйбыз. Болай эшләгәндә продукциянең үзкыйммәте югарырак. Әмма халык сәламәтлеге турында да онытырга ярамый, – ди җитәкче.
Хуҗалыклар да хәзер ашлыкны кая куярга, дип борчылмый. Предприятиенең үз он тегермәне тәүлегенә 8 тоннадан артык югары сыйфатлы он җитештерә.
Иң мөһиме: «Сәламәтлек»тә җитештерү күләме еллап түгел, көнләп арта. Предприятиенең ишегалды төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә. Яңадан-яңа технологияләр, җиһазлар урнаштырыла.
Биредә 12 төрле ипи һәм төрле кондитер продукцияләре дә җитештерелә. Нурлат күмәчләрен хәзер Аксубай, Чирмешән, хәтта Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр дә яратып куллана башлаган.
– Төп кыйблабыз – хәләл продукция җитештерү. Игенчелектә генә түгел, терлекчелек юнәлешендә дә шундый максат куйдык. Яңарак кына пилмән җитештерә башладык. Халык яратып өлгерде. Аена 2 мең килограмм сатабыз, – диләр «Сәламәтлек» җәмгыятендә.
Камил Сәгъдәтшин
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat