Казанда дүрт яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән

Идел буе районындагы күп катлы йорт тәрәзәсеннән 4 яшьлек кыз егылып төшеп һәлак булган.

Баланың мәетен сишәмбе иртәсендә, 7 июльдә тәрәзә астында тапканнар. Башлангыч мәгълүматлар буенча, кыз сигезенче каттагы ачык фатир тәрәзәсеннән егылып төшә. Тәрәзәдә черки, чебеннәрдән сакланучарасы буларак сетка куелган була . Әти-әниләр бу вакытта өйдә була, тик, мөгаен, кызның уянуын сизмәгәндер – үзләре йоклаган була.

ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бу факт буенча җинаять эше кузгатылган – РФ ҖК 109 маддәсенең 1 өлеше (саксызлык аркасында үлемгә китерү).


Фикер өстәү