Татарстанда 37 градуска кадәр җылытачак

Июльдә Татарстанда кызу һәм бөркү һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Республикада алмашынучан болытлы һава булачак. Явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил көтелә.

Төнге сәгатьләрдә 18дән 23 градуска кадәр җылы булачак. Көндез һава температурасы+32, +37 градуска кадәр җитәчәк.

 


Фикер өстәү