Әлмәттә «Панорама» сәүдә үзәгендә янгын чыккан

Социаль челтәрләрдә Әлмәттә «Панорама»сәүдә үзәге януын видеога төшереп урнаштырдылар. Әлеге сәүдә үзәге коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле кертелгән чикләү чаралары белән бәйле рәвештә ябылган.

Шаһитлар «Панорама» сәүдә үзәгендә социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда янгын видеоларын җибәрә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, янгын 15 сәгатьләр тирәсендә башланган. Сәүдә үзәгенә килгән янгын сүндерүчеләр бинаның фасады януын күрә.

«Янгын сүндерелде. Зыян күрүчеләр, һәлак булучылар юк»,-дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.


Фикер өстәү