Ләшәү Тамак авылында герой ана яши

Сарман районы Ләшәү Тамак авылында яшәүче Илнур Ханнанов турында газетабызда язган идек инде. Авариядә аягын югалткан егет үз авылында күпер төзекләндерде, аллеяләр утыртты. Бүген ул элемтәгә кереп, туган авылы яңалыклары турында сөйләде.

Билгеле булганча, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Татарстан Президенты күркәм гаиләләрне кабул итә. Алар арасында Ләшәү Тамак авылыннан Артур Манукян-Ландыш Нуриева гаиләсе дә булган. Ландышка Президент “Ана даны – Материнская слава” медален тапшырган. Авылдашларым белән горурланам, ди Илнур.


Фикер өстәү