Коронавирустан вакцинаны иң беренче кемнәргә ясаячаклары билгеле булды

Коронавирус инфекциясеннән коллектив вакцинацияне иң беренче булып медицина хезмәткәрләре һәм авыруны йоктыру куркынычы югары булган кешеләр алачак. Бу хакта Казанда Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сөйләде, дип хәбәр итә Татар-информ.

«Беренче чиратта авыруны йоктыру куркынычы югары булган кешеләр вакцинация процедурасын узачак. Алар арасына медицина хезмәткәрләре һәм йоктыру куркынычы югары булган башка хезмәткәрләр дә керә», — дип билгеләп үтте министр.

Министр сүзләренчә, күмәк вакцинацияне уздыру клиник сынаулар тәмамланганнан соң гына мөмкин булачак. Клиник сынаулар исә вакцинаны куллану буенча инструкция эшләнеп беткәч, тәмамланачак.


Фикер өстәү