Михаил Мурашко: «Татарстан медицинасы дөрес юлда»

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Казандагы эшлекле сәфәре вакытында башкалада яңа төзелеп килүче Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе бинасы төзелешен карады.

– Йогышлы авырулар хезмәтен үстерү буенча программа ил күләмендә алып барыла. Татарстандагы хастаханә бу җәһәттән иминлекне тәэмин итү һәм авыруларга булышу өчен тагын бер адым булачак, – диде Мурашко.

Министр әйтүенчә, Россиядә Ковид-19 яңа коронавирус инфекциясеннән авыруларны 19 яңа хастаханәдә дәвалыйлар. Ул Татарстандагы сәламәтлек саклау өлкәсе эшчәнлеген, заманча технологияләр кулланылуын, иминлекнең кайгыртылуын уңай бәяләде. «Имин һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү буенча сертификатка иң беренчеләрдән булып, Татарстан ия булды. Шуңа күрә республикада сәламәтлек саклау тармагы дөрес юлдан бара һәм үсә», – диде Михаил Мурашко.

Яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина ясауны медицина хезмәткәрләреннән башлаячаклар. «Авыру ияртү куркынычы булганнарга беренче чиратта ясалачак. Болар – медицина хезмәткәрләре һәм башка өлкәләрдә эшләүчеләр», – диде министр.

Михаил Мурашко даруларны маркировкалау мәсьәләсе буенча Казанда төбәкләр катнашында селектор киңәшмәсе дә үткәрде.


Фикер өстәү