КамАЗ яңа патентлы булды

КамАЗ йөк ташу өчен күпфункцияле роботлаштырылган комплекска патент алган. Предприятие Роспатентка 2017 ел башында ук гариза тапшырган иде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җитештерүчеләр белдергәнчә, предприятиенең иҗат җимеше йөк автомобиленә таш түшәлмәгән юллардан гына түгел, гомуми файдаланудагы юллардан хәрәкәт иткәндә дә тулысынча үзидарәдән файдаланырга мөмкинлек бирә. Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Казанда узган футбол буенча дөнья чемпионатында предприятие пилотсыз электробусны сынаган иде.


Фикер өстәү