Дәүләт Советында 30 сорау каралачак

Татарстан Дәүләт Советының унберенче утырышы кайчан узачагы билгеле булды.  Көне һәм вакытын кичә парламент Президиумында тәгаенләделәр.

Унберенче утырыш 16 июльдә, иртәнге унда узачак. Парламент секретаре Лилия Маврина әйтүенчә, утырышта барлыгы 30 сорау каралачак. Ул шулай ук көн кадагына Дәүләт автоюл күзәтчелеге идарәсенә бәйле мәгълүмат һәм Татарстанның закон чыгару торышына бәйле доклад кертелүе хакында да әйтте. Беренче укылышка Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет дүрт закон проекты әзерли. Тагын дүрт проектны Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты тәкъдим итәчәк.


Фикер өстәү