Коронавирус белән авырып терелүчеләр: «Шуны гадәти нәрсә дип кабул итикме?!»

Җылы көннәр килсә дә, КОВИД-19 чире китмәде. Яңа коронавирус, вируслы пневмония белән авыручыларга көн саен яңа очраклар өстәлеп тора. Быел байтак танышларым җәйге ялда башка төбәкләргә барып ял итү уеннан кире кайтты. Кемдер кышкы чорда алып куйган юлламасын кире тапшырды.

«Мин хәзер элекке түгел инде…»

Хәер, кайберәүләр чикләүләр бетә башлауга бала-чагасын алып, Кырымга, Сочига ялга чыгып китте. Социаль челтәрләргә күз салсаң, комлыклар халык белән тулган. Кая инде анда социаль дистанция саклау?! Халык ник шулай туарылган соң? Дөресен әйткәндә, әлегә кадәр коронавирус зәхмәтенә ышанмаучылар да бар. Башыңа төшкәч кенә аңлыйсың бит. Танылган җырчы Лилия Муллагалиева да яңа чирнең ни икәнен яхшы белә.   

– Бөтен дөнья халкы шуның белән авыргач, ничек ышанмыйсың инде, – ди ул.  – Әле кичә генә Инстаграмда бер апа: «Бу бит – дөрес әйбер түгел, гап-гади грипп чире, ник шуның белән куркыталар икән?» – дип язган. Җәй уртасында вируслы пневмония белән бик күп кеше авырый, үлүчеләр шактый. Шуны гадәти нәрсә дип кабул итикме?! Дөрес, паникага бирелергә дә ярамый. «Мин ул чирдән куркам. Бер үзем яшим, авырсам, нишләрмен, үләрмен инде. Кая барыйм, кулларым калтырый. Авырый башладым бугай, бетүем шушы икән…» – дип үзен-үзе чиргә сабыштыручылар да шактый.

Лилия фикеренчә, йогышлы авырудан сакланып бетү мөмкин түгел, чөнки өйдә качып ята алмыйсың: кунаклар килә, күршеләр белән күрешәсең, эшкә йөрисең, кибеткә барасың. Җырчы 7-8 ел элек грипп белән авырган. Коронавирусны аның белән чагыштыра торган түгел ди. Тәне сызланган, аяк атларлык та хәле булмаган, аппетиты беткән. Бу халәт ике атнага сузылган. «Терелеп аякка бастым дисәм дә, әле барысы да узмады. Аякларым, аркам аз гына салкынны да тоя, еш тирлим. Бу чирдән савыгучылар юкка гына, мин хәзер элеккечә түгел инде, эчтә нидер үзгәрде, дип әйтми икән, азагы хәерле булсын», – ди ул.

Алтын төймә уйлап табылмаган әле

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәйретдинов исә бу сезондагы ялда балалы гаиләләргә дә, баласызларга да, чит төбәкләргә барырга киңәш итми.

– Үзебездә дә матур урыннар күп, бакчада да ял оештырып була, – ди белгеч. – Авыруны тулысынча җиңгәч, Кырымга да, чит илләргә дә чыгып китәрбез. Йогышлы авырулар тарата торган вирусларның 200дән артык төре билгеле. Чит төбәкләрдә, бигрәк тә сулыкларда шул инфекция авырулары килеп чыгу куркынычы арта. Иң беренче нәүбәттә, әлбәттә, коронавирустан сакланырга кирәк. Ялга барган кеше аның бик авыр формасы белән авырый башларга мөмкин. Диңгез буена халык каян гына җыелмый. Алар, бәлки, вирус йөртсә дә, чирләвен белмидер. Ул кайбер кешедә симптомсыз уза, температура күтәрелми. Көзен – сентябрь-октябрь айларында, ОРВИ, үпкә-тын юллары вируслы чирләре белән авыручылар артачак. Шул вакытта коронавируслылар да күбәюе ихтимал.

Халит Хәйретдиновтан, яңа коронавирустан дәвалауда кулланылучы «Авифавир» препараты хакында да сораштык. Яңа препарат республикада берничә атна сынаулар үтте һәм нәтиҗәсе яхшы.

– Бу даруны никадәр мактасак та, алтын төймәгә тиңләргә ярамый, – ди баш инфекционист. – Ул кемгәдер бик әйбәт булышса да, авыр формада авыручыга ярдәме тимәскә дә мөмкин. Ковидтан дәвалау өчен медицинада төрле схемалар кулланыла. Менә монысы – иң яхшысы, дип әйтерлек схема юк әле.

Белгеч, авырмас өчен чиргә каршы саклану  чараларын күрергә чакыра. Болар һәркемгә билгеле нәрсәләр:  күп кеше булган урында битлек-респиратор, пирчәткә кияргә, социаль дистанция сакларга. Яңа коронавирус инфекциясен күпчелек кеше аның белән авырып терелгәч яки вакцина ясатып кына җиңә алачакбыз. Вакцинаның кайчан әзер буласы һәм кулланылышка керәсе әлегә билгесез.

Кайбер чыганаклар, Россиядә яңа коронавирустан хастаханәдә дәвалану бер кешегә уртача 200 мең сумга чыга, бәяләр ай саен артып тора, дип язып чыкты.

– Ковидтан дәвалаганда чыгымнар дару белән генә дә исәпләнми, – ди Халит Хәйретдинов. – Әйтик, авыр формада авыручыга  компьютерлы томография тикшеренүе үткәрергә, анализлар ясарга кирәк. Ул ясалма сулыш алдыру аппараты астында ятарга мөмкин. Реанимация бүлегендә чыгымнар тагын да күбрәк. Кемдер госпитальдә ике атна ята, кайберсе ай буе дәвалана. Шуны төгәл әйтә алабыз: дәвалану арзан түгел.

Район сырхауханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән танышым да, шул чирдән чак кына исән калды. «Туган көнемдә улым, киленем, ике оныгым, дүрт туганым килеп котлады, – ди ул. – Табын артында күп булса, ике-өч сәгать утырганбыздыр инде. Икенче көнне барыбыз да авырый башладык: кайсыбызда – ковид, кайсыбызда – пневмония, хәтта балалар да температуралары күтәрелеп, хастаханәгә эләкте. Мин чирне бик авыр кичердем. Тамактан ризык үтми, тән сызлый, әйләнеп ятарга да авыр. Хәзер дә хәлем юк. Госпитальдән чыккач, үземә дә бик күп дарулар алырга туры килде. Соңгы бер атнада препаратларга 10 мең сум акчам китте».     

Ковид белән балалар да авырый

Ике бала анасы Динарага бу көннәрдә бер дә җиңел түгел. Ике улы белән Казандагы балалар хастаханәсендә ята. Алар янына якыннары килми, чөнки анда беркемне дә кертмиләр. Палатадан коридорга чыгып йөрергә дә рөхсәт юк икән. Медицина хезмәткәрләре барлык кирәк-яракны палатага кертә.

– Биредә эшләүчеләрнең һәркайсы тәүлек буе махсус киемнән йөри, бик эссе бит, бу кызуда ничек чыдыйлардыр, – ди Динә. – Яхшы ашаталар, әйбәт карыйлар. Тик барыбер моннан тизрәк чыгып китәсе килә. Балалар беренче көннәрдә авырудан тынычсызланса, хәзер өйгә кайтасылары килеп елый.

Коронавирус белән башта ире авырган, аннары чир Динәгә күчкән. Тән температурасы  38 градуска кадәр күтәрелгән. Дарулар эчеп азрак төшерә алган, тик озакка түгел. Берничә көннән ике яшь тә сигез айлык уллары авырый башлаган. Куркуга калган ата-ана сабыйны үзләре белгәнчә дәвалап карый, тик файдасы булмый. Участок педиатрына шалтыраткач, «ашыгыч ярдәм» чакыртырга киңәш итә. «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре хастаханәгә алып китә. «Баланың температурасы антибиотиклар белән дәвалап, система астында яткач, ике-өч көннән соң гына күтәрелми башлады», – ди ана. Компьютерлы томография тикшерүе Динәнең үпкәсендә – 30 процент, кечкенә улында – 50 процент үзгәреш булуын күрсәткән. Олы уллары да авырый, йөткерүе озакка сузылган, шөкер, анда ковид түгел.

– Хәлне ала торган яман чир икән бу, гел ятып торасы гына килә, – ди Динә. – Урамда озак йөгереп кайтып кергән шикелле суларга авыр. Күкрәкне кыса, тик торганда да һава җитми башлый. Авыз – тәм, борын ис сизми. Үпкә үзе авыртмый, шул тирә, арка сыкрый. Безнең хәлне бу чир белән авырган кеше яхшы аңлар. Авырмаганнарга нәрсә әйтәсең инде: саклансыннар иде!

Чир барлык районнарга үтеп керде

Республика клиник хастаханәсе базасында оешкан вакытлыча госпиталь баш табибы урынбасары Сәяр Сираҗетдинов та, республикада яңа коронавирус, вируслы пневмония белән авыручылар саны азаймавын, соңгы арада, киресенчә, артуын әйтә. Көн саен сырхаулар өстәлеп тора. «Битлекне, пирчәткәләрне ташларга иртәрәк әле», – ди ул.

Вакытлыча госпитальдә эшләүче табиблар, шәфкать туташлары да, чамасыз эсседә дә махсус киемнәрен салып атмаган. Аларның аяк-кулы да, өс-башы да, күз-борыны да ябулы. Бер генә ачык урыннары да юк.

– Безнең эш кимемәде,  төнлә дә авыруларны китереп кенә торалар. Чир барлык районнарга үтеп керде. Кыен инде, өс-баш та җиңел түгел, тирлибез дә, арытып та җибәрде. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән түзәбез һәм чирнең тизрәк бетүен көтәбез, – ди Сәяр Сираҗетдинов.

Соңгы берничә айда коронавирустан авырып вафат булган республика күләмендә, татар дөньясында исемнәре билгеле шәхесләрне берәм-берәм барладым. Табиблар, җәмәгать эшлеклеләре, спортчылар… Алар – дистәләгән һәм һәркайсы көтмәгәндә, кисәк китеп барды. Хәер, кемне генә югалтсак та, бик зур фаҗига. Һәркайсының якыннарына сабырлык бирсен! Россиядә соңгы берничә айда коронавирустан рәсми теркәлгән югалтулар саны берничә дистә мең белән исәпләнелә. Чирне җиңеп, исән-сау калганнарга да озак вакыт тернәкләнергә кирәк булачак. Табиб-пульмонолог Равил Вәлиев әйтүенчә, киләчәктә, ковидны җиңгән сурәттә дә, пульмонолог, нефролог, кардиолог һәм башка белгечләрнең эше артачак кына. Ник дигәндә, ахырга кадәр өйрәнелеп бетмәгән яңа коронавирус кан тамырларына, йөрәккә, үпкәгә, бөергә зыян китерә.           

Фәния Арсланова

       


Фикер өстәү