«ВТ» хәбәрчесе Казанда урам себерде: хезмәте күп, хөрмәт бармы?

Урам себерүчеләр җитмәве – башкаланың да, башка шәһәр-районнарның да «авырткан җире». Ел да берничә йөз кеше җитми, кытлык арта гына бара. Хезмәте күп тә, хөрмәте бармы соң? «ВТ» хәбәрчесе Казанның Бауман урамын себерергә чыкты һәм шушы сорауга ачыклык кертергә тырышты.

Себерке тотып кулга…

Иртә торсаң – аш пешә, соңга калсаң – бит пешә, ди. Шуңа да урам себерергә дигән көнне гадәттәгедән иртәрәк башларга туры килде. Йокы белән хушлаша алмыйча, күзеңне каера-каера ачканда ук әлеге хезмәтнең җиңелләрдән булмавына төшенә башлыйсың инде, «синең ише йокы чүлмәген беренче эш көнендә үк куып кайтарырлар иде» дисең.

Иртәнге сәгать җиде. Алдан сөйләшкәнчә, Бауман урамындагы сәгать янында шушы тирәдәге территорияне тәртиптә тоту белән шөгыльләнүче оешманың урам себерүчеләре – Миләүшә апа, Айрат абый һәм аларның мастеры Хәнүзә апа белән очрашабыз. Эш киеме бирәләр, төп коралны – себерке тоттыралар. Җыештыру эшен кешеләр күп йөри башлаганчы төгәлләргә – шуны истә тотып, себерергә, чүп җыярга керешәбез.

– Бауман урамындагы сәгать тирәсен миңа гына ышанып тапшыралар, – дип шаярта Миләүшә апа. Сигез ел урам себерү хезмәтендә ул. Ире дә шушында эшли. Үзе тумышы белән – Буадан. Эшкә һәрвакыт вакытыннан алдарак килә торган гадәте бар.

– Кешеләр күгәрченнәрне ашата, алары тирә-юньне гел пычратып тора. Ашаткан саен, монда ияләшәләр. Менә бу сәгать янын су белән җыештырмыйча булмый. Кошларның тизәкләре катып калуы ихтимал.

Бу юлы сәгать тирәсен чистарту эшен исә миңа йөкләде. Себерәсең дә чүпне бер күчкә өясең – оялчан гына Айрат абый аларны җыеп, түгеп тора. Сүз уңаеннан, ул көн саен эшен иртәнге дүрттә башлый. Урам себерә башлаганчы, чүп савытларын бушата, җиргә коелган кәгазь, шешә ише чүп-чарны җыя.

Миләүшә апа эшеннән һич зарланмый. «18 мең сум хезмәт хакы алам, пенсияне дә кушсаң, ярыйсы гына акча ул», – ди. Ара-тирә Миләүшә апа мин башкарган эшкә бәя дә биреп ала. Әледән-әле: «Арасың бит, журналист башың белән урам себерәсеңме инде», – дип тел шартлата.. Җитезлек, тәҗрибә җитми шул – бүлеп бирелгән урынны җыештыру шактыйга сузылды. Миләүшә апаның сүзеннән: «Миннән генә шәһәр артык чистармас шул…» – дип, оялып куясың.

Урам себерүчеләрнең өлкән мастеры булып саналган Хәнүзә Гафурбаева, Бауман урамын чиста тоту – аеруча җаваплы эш, ди. Ник дигәндә, Казанның «йөзе» бит бу урын. Үзе 1979 елдан бирле эшли. «Элек Бауманга бәйрәмнәрдә генә бик күп халык җыела иде. Хәзер исә – көн дә бәйрәм кебек. Шуңа күрә хезмәткәрләребез бу урамда эшне тизрәк бетерергә тырыша. Кеше йөргәндә себереп булмый бит», – дип аңлатты ул.

Коронавирус сәбәпле, күп кенә кафе-рестораннар «үзең белән алып китү» хезмәтеннән файдалана башлады. Хәзер исә җәйге верандалар да ачылды. Хәнүзә апа болар да урам җыештыручыларның эшен арттыра ди.

  • Кафелардан ризык алып чыгалар да чүбен ташлыйлар. Чүп-чар савытлары тиз тула. Кеше бит төнлә дә йөреп торудан туктамый, – ди ул. Коронавирус дип, бер генә тапкыр да эшкә чыкмаган көннәре булмаган. Шәһәр чисталыкны ярата шул.

Урам себерүченең эше себерү белән генә чикләнми. Чүп савытларын, агачларны урап алган коймаларны буяу, чүп савытларын бушату ише эшләр дә алар кулында. Кышын  боз вату, кар чыгару дисеңме. Әле яшьләрнең «шаярулары»н чистарту да аларга эләгә – корылмаларга, юлга тузга язмаган сүзләр язарга яраталар бит.

  • Өлкәнрәкләр, пенсия яшендәгеләр мондый эшкә урнаша. Ир-атлар да, хатын-кызлар да бер чама бездә. Бауман урамы гына түгел, шушы тирәдәге башка урамнар да безнең карамакта. Алтыдан көндезге икегә кадәр эшлиләр. Аннары тагын бер смена эшчеләр килә. Якшәмбе дә чыгалар. Төнлә чыгучы өченче смена да бар. Алар кичтән иртәнге якка кадәр эшли, – диде Хәнүзә Гафурбаева.

«Укымасаң, урам себерүче булырсың!» Әти-әниләр ялкаурак балаларын шушы сүзләр белән өркетеп тора. Бик үк гадел чагыштыру түгел кебек. Эсседә иртә таңнан кеше чүбен җыештырып, кышын таң беленү белән кар көрәргә чыгучыларның хезмәтенә хөрмәт белән карарга өйрәнәсе иде. Кем әйтмешли, үзең күргәч – аңлыйсың… Ишегалды, урамдагы тәртипне алардан башка күз алдына да китереп булмый. Чүпне исә «икеле» капчыгы да, «отличник» та ташлый.

  • Урам себерү дә эш бит инде. Бу эштә исерек кенә эшли, диләр. Менә, үзең күрдең, гадәти кешеләр монда. Аларның гаиләсе дә, балалары да, оныклары да бар. Эшнең ояты юк аның. Бездә бик озак еллар урам себерүче булып эшләүчеләр бар. Зарланмыйлар. Киенеп-чишенергә урыннары бар, ашарга үзләре белән йөртәләр. Күбрәк үзебезнекеләр – татарлар, урыслар эшли, – ди Хәнүзә апа.

Акча булмаганга гына кытлыкмы?

Рәсми мәгълүматка караганда, бездә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы  27 536 сумны тәшкил итә. 2019 елгы статистик мәгълүматка күз салсаң, бу тармак хезмәткәрләре безнең республикада 30,8 мең кеше исәпләнә. Чагыштыру өчен: 2018 елда – 31 мең кеше булган. Сизелерлек кимүнең сәбәпләрен төрлечә аңлатырга була.

–  30лап хезмәткәр бар. Җәен ярый әле, кышка таба кими. Хәзердән үк бу хакта әйтүчеләр бар. Кышын эш авыррак. Күбрәк ир-атлар булса, яхшырак инде, – ди «Посад-П» оешмасы җитәкчесе Риваль Сафин. – Хезмәт хакы зур түгел. 20 – 25 мең дә чыкмаса, ни хәл итәсең? Коронавирус бит әле. Хезмәт хаклары түләр өчен махсус кредит та алдык.

Риваль Сафин әйтүенчә, урам себерүче мондый оешма, идарәче компанияләрдә эшләү урынына кемгәдер ялланып эшләүне кулайрак күрә. Акчасы да күбрәк чыга, көне буе эш урынында да торырга кирәкми.

Татарстанда күпме урам себерүче бар? Кытлык сизеләме? Шушы сорау белән Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Кызганыч, төпле җавап булмады. «Ишегалды себерүчеләрнең дефициты көзге-кышкы чорда кискен сизелә. Эшче куллар җитмәвен техника ярдәмендә тулыландыру планлаштырыла. Районнарга мөрәҗәгать итсәгез, хәерлерәк. Тулырак мәгълүматны алар бирер», диделәр матбугат хезмәтендә.

Районнарда да хәл шул чама. Һәр оешманың, кибетнең, башкасының җыештыручысы бар инде – шулар тирә-юньне тәртиптә тота. Урам себерүче булып урнашырга теләмәүнең сәбәпләре дә шул ук: акчасы аз, эше – кара, оялдыра… Җәйге чорда, акча эшлим дип, үлән чабарга, чистарту, буяу эшләренә студент, мәктәп балалары алына. Авыл җирендә исә урам себерүче эзләп интегәсе юк – һәр кеше өй үз тирәсен үзе кайгырта.

Татарстанның көнчыгыш бер районындагы күпфатирлы йортта яшәүчеләр исә чүп түгүне дә урам себерүчеләренә йөкләмәкче. Идарәче компания исә халыкның мәсьәләгә дөрес якын килүен сорый. «Урам себерүче аларның чүбен түгәргә тиеш түгел. Моның өчен акча алмый алар. Урам себерүчеләр җәйге чорда йорт территориясендә үлән чапса, кышын кардан арындыра. Алар себерә, җыештыра. Каты көнкүреш калдыкларын чүп машинасы килгән вакытта үзе чыгарып түгәргә тиеш», диләр алар.

Кешесеннән тора

Башкаланың Бишбалта бистәсендә урам себерүче булып эшләүче Надежда Мөхәммәтшина бу хезмәттә – 16 ел. Көн саен 5 ишегалдын җыештырып тора. Аның сүзләренчә, елдан-ел эшләве җиңелрәк: чистарту-җыештыру техникасы яңарып тора, урам себерүчеләргә дә кирәк-яракларның яңасын бирәләр, махсус кием-салым белән дә кытлык юк.

– Урам себерүчеләр өчен авыр вакыт – яз. Кар эрергә тотына, ә аның астыннан чүп-чар чыга, – ди ул. – Ишегалды тирәсен чисталыкта тоту фатирда яшәүчеләрдән дә, җыештыручылардан да тора. Хезмәтебезгә караш соңгы арада үзгәрде. Кешеләр чүп-чарны урамда ташламаска өйрәнә. Күпләр ярдәмләшергә әзер, шелтәгә дә тыныч һәм аңлап карыйлар, оят хисе бар.

Ишегалды себерүчеләрнең дә төрлесе була. Кайберләре, әнә, эшсез тик тормыйм, дип тә кулына себерке ала. Мәсәлән, Казанның Ямашев проспектындагы бер йорт тирәсен матур, пөхтә тотучы да – ишегалды себерүчесе. Декоратив агачларга кадәр утырта икән ул. Шунда яшәүче танышыбыз әйтүенчә, бу кешенең югары белеме дә бар – консерватория тәмамлаган. Балалайка классында укытучы булган ул. Ул ябылгач, эшсез кала. Әмма эшсезлектән күңелен кая куярга белми – авыл баласы бит. Шуңа ишегалдын җыештыручы булып урнаша. Дачасында махсус үсентеләр үстереп, шуны йорт тирәсендә утырта, яшелләндерү белән мәшгуль.

Игъланнар сайтларыннан урам себерүчесенә кайда кытлык барлыгын карап чыктык. Кибет, зур гына предприятие, кунакханәләр – үзләренә урам себерүчене иң еш дәшүчеләр. Иң кимендә – 10 – 12130 сум түлиләр. Бу хакка ярты ставкада эшләү, территорияне тәртиптә тоту һәм электрчапкычны куллана белү сорала. Берәү исә 23 793 сум түләргә әзер. Тулы ставкага, эш тәҗрибәсе булмаган килеш тә алалар. Шимбә һәм якшәмбе ял итәсең.

Чулпан Гарифуллина

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү