89нчы автобусның маршруты вакытлыча үзгәрә

10нчы июль киченнән Казанда йөрүче 89нчы номерлы «Академик Сахаров урамы — Гудованцев урамы» автобус маршрутының хәрәкәт итү схемасы үзгәрәчәк. Бу юл эшләрен башкаруга һәм Ломжа урамы буенча автомобиль транспорты хәрәкәтен тулысынча туктатуга бәйле, дип хәбәр итте Казан мэриясе порталы.

10нчы июль 21.00 сәгатьтән 1-нче июль 5.00 сәгатькә кадәр туры юнәлештә автобус маршрутының хәрәкәт итү схемасы вакытлыча түбәндәге тәртиптә үзгәрә: Ю.Фучик урамы — Минск урамы — Җиңү проспекты — Ватан урамы, түбәндәге тукталыш пунктларыннан тыш:

«Минск ур.», «125-нче номерлы мәктәп» — Ю.Фучик урамы буенча,

«Ломжа урамы», «Эдельвейс кибете» — Ломжа урамы буенча.


Фикер өстәү