Черки ванилин яратмый

Эсселәр башландымы, черкиләр дә «уяна». Авыл җирендә, шәһәр читендә яшәүчеләр алар белән бигрәк тә җәфалана инде. Черкиләр белән көрәшнең гади ысулы бар.

Лимонны кисәргә һәм шуңа канәфер тыгып чыгарга кирәк. Черкиләрне бу куркытачак. Кызган табага камфара маен агызып, ис чыгарып алсагыз да файдалы булыр. Бакчага җыенганда, суга ванилин бутап, шул эремәне бит-кулларга сөртеп чыгыгыз. Черкиләр озак вакыт яныгызга очып килергә куркып торыр.


Фикер өстәү