Узган тәүлектә Татарстан табиблары 36 кешегә Covid-19 диагнозы куйган, читтән килгән очраклар юк. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренә сылтама белән Татар-информ хәбәр итте.
«14 кеше — хастаханәдә, 22 кеше өйдә дәвалана», — диде ул.
Авыру йоктыручыларның иң күбе 60-70 яшьлекләр арасында — 12 кеше, шулай ук 30-50 яшьлекләр арасында 11 кеше авырый.
Авыручыларның иң күбе Казанда -13 кеше һәм Питрәч районында — 3 кеше.
10 июльгә Татарстанда коронавирус белән авыруның 4929 очрагы теркәлгән. 3767 кеше дәваланып беткән, шул исәптән 33 кеше узган тәүлектә терелгән.