Казанда мохтаҗларны көн саен кайнар ризык белән тәэмин итеп торалар

Казанның Борһан Шахиди урамы, 26 йорт адресы буенча урнашкан “Мохтаҗларга бушлай ярдәм” комплексында көн саен йорт-җирсез калган һәм мохтаҗ кешеләргә 300 порция кайнар ризык таратыла. Бу хакта Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте порталы хәбәр итте.

Көн саен сәгать 10.00 -да приютка 150 порция иртәнге аш, 14.00 сәгаттә – 150 порция кайнар төшке аш китерелә. Ризыкны бер генә кулланыла торган савыт-сабага салалар, соңыннан, вируска каршы профилактика чараларын саклап, ялгыз калган олы яшьтәге кешеләргә, инвалидларга, ярлы һәм күп балалы гаиләләргә, авыр хәлдә калганнарга тараталар.

Тәүлегенә 300 порция ризык әзерләү уртача 8-11 мең сумга төшә. Кайнар ашларны даими рәвештә чиратлашып билгеле бер көндә Казанның ике хәләл рестораны китереп тора. Ләкин әлегә атнаның ике көне – дүшәмбе һәм шимбә “буш” калды, бу көннәрдә мохтаҗларны туендыру битараф булмаган кешеләр ярдәмендә җыелган акчага оештырыла.

Б. Шахиди урманыда урнашкан Комплекс танылган җәмәгать эшлеклесе Азат Гайнетдинов җитәкләгән Реабилитация һәм адаптация үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Монда өйсез калганнар өчен йокы урыннары, душ һәм мунча, санузел, кием һәм аяк киеме кабул итә торган пунктлар булдырылды. Бирегә, милләтенә һәм диненә карамастан, авыр тормыш хәлендә калган төрле кеше килә ала. Приютта уртача 25-30 кеше тора.
Йорт-җирсез калганнарга ярдәм итәргә теләге булганнарга түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар:

— Акчаны Сбербанк картасына 4817 7601 5749 9199 (Гүзәл Илдаровна Хәмидуллина – комплексның хезмәткәре) күчереп була.

— Әгәр сез хәләл кафе-ресторан тотасыз икән, атнаның шимбә яки дүшәмбе көннәрендә приютны ризык белән тәэмин итә аласыз − Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәвләтшин белән элемтәгә керү өчен телефон (т.: +7 (937) 290-05-61)

— Яхшы хәлдә сакланган (!) ел фасылына туры килгән кием-салым, аяк киеме, сумка һәм баш киемнәрен һ.б. приютка көн дә 09.00-дан 19.00 сәгатькә кадәр китереп була.

Белешмә өчен: ТР МДН “Мохтаҗларга бушлай ярдәм” комплексы белән Автоном коммерциячел булмаган Реабилитация һәм адаптация социаль үзәге белән 2014-нче елдан бирле хезмәттәшлек итә. Мисал өчен, быел VIII Республикакүләм ифтары кысаларында Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фонды ярдәме белән Үзәккә көн саен 400-гә якын ифтар җыелмалары килеп торды. Казанның Вахитов һәм Иделбуе районнары мөхтәсибәте өстәп тагын 400 порция кайнар ризык таратуны оештырды. Моннан тыш, Рамазан аенда Диния нәзарәте, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тырышлыгы белән, приютка санузел һәм мунча оештыру өчен өстәмә павильоннар бүләк итте.

Приют ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе һәм Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин тырышлыгы белән мохтаҗлар азык-төлек белән тәэмин ителә.


Фикер өстәү