Мәскәү-Казан автотрассасын 2024 елда кулланылышка тапшырырга ниятлиләр

Премьер-министр Михаил Мишустинның Татарстанга эшлекле сәфәре дәвам итә. Бүген ул “Алабуга” махсус икътисади зонасына килде.

Россия Премьер-министры Татарстан Президенты, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән бергә иртәнге якта  “Алабуга-Волокно” компаниясе эше белән танышты. Аларга “Росатом” корпорациясе генераль директоры Алексей Лихаче завод эшчәнлегенең төп юнәлешләре хакында сөйләде.

Җитәкчелек танышкан “Алабуга-Волокно” оешмасының максаты — углерод җепселләре җитештерү. Компаниянең эшчәнлегендә төп юнәлеш — сәнәгатьтә углерод җепселләрен җитештерүдә дөнья дәрәҗәсендә көндәшлеккә сәләтле технология өлкәсендәге фәнни-тикшеренү эшләре буенча программа әзерләү. Киләчәктә елына 1500 тонна углерод җепселе җитештерергә ниятлиләр. Барлыгы 2,4 млрд сум инвестиция кертү күздә тотыла. 175 эш урыны булдырылачак.

Михаил Мишустин шушында ук “Европа-Көнбатыш Кытай” автомобиль юлын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Идел буе федераль округында Президентның вәкаләтле вәкиле Иван Комаров, вице-премьер Марат Хөснуллин, Россия финанслар министры Антон Силуанов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм транспорт министры Евгений Дитрих та катнашты.

Мегапроектка старт бирелде. Премьер-министр якындагы 3-4 ел өчен бу проектның илдә иң масштаблы юл төзелеше проекты булуын ассызыклады. Россия, Казахстан һәм Кытайның уртак проекты 8,5 мең чакрым юл төзүне күздә тота, шуның 2 мең чакрымнан артыгы Россия аша узачак. Автотрасса илнең иң эре сигез агломерациясенең дүртесен: Мәскәү, Самара-Тольятти, Түбән Новгород һәм Казанны тоташтырчак.

— Тизйөрешле автомагистраль проектын гамәлгә ашыру – коронавирус нәтиҗәләреннән котылу буенча илкүләм планның иң мөһим өлеше дә, — диде Мишустин. Моңа өстәп, транзит хәрәкәте тизләтеләчәк, трассага якын инфраструктура яңартылачак. Проект төбәкләргә үсеш өчен этәргеч бирәчәк дип ышандыралар. Юл төзелешендә – 30 меңнән артык эш урыны, чиктәш тармакларда тагын 130 мең эш урыны булдырылачак.

Юлның әһәмиятен аңлап, М12 трассасын 2024 елда ук кулланышка тапшырырга ниятләнә. “Бу хакта килештек. Финанслау күләме – 650 млрд сумнан артык. Бу инвестицияләр якын арада магистральне эшләтеп җибәргәннән соң зур файда китерәчәк”, — дип искәртте Хөкүмәт башлыгы.

Коронавирус дигәч тә, төзелеш эше тик тормый. Марат Хөснуллин белдергәнчә, төзелеш күләме быел беразга да кимемәгән. Киресенчә, алга китеп эшләргә дә мөмкинлек туган. Вице-премьер әйтүенчә, Казаннан Мәскәүгә кадәр трасса буйлап рөхсәт ителгән 130 км/сәг тизлек белән 6,5 сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин булачак.

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү