Татарстанда ял базасы янындагы күлдә яшь егет батып үлгән

Ютазы районында ял базасы янындагы күлдә яшь егет батып үлгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Исмәт авылы янындагы күлдә 19 яшьлек егетнең батуы турында бүген 7:55 сәгатьтә 112 бердәм номерына хәбәр итәләр. Фаҗига урынына табиблар һәм полиция хезмәткәрләре килгәнче судан мәрхүмнең мәетен танышлары алып чыккан булган.

Егетнең әнисе һәм иптәшләре белән ял базасында ял иткәнлеге мәгълүм. Һәлак булган егетнең әнисе әйтүенчә, улы айнык булган.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү