Янгын чыкканда ярдәм сораудан кыенсынмаска кирәк

Синоптиклар эссене тиз генә китмәс, диләр. Мондый кызу көннәр янгын чыгу куркынычын арттыра.

Соңгы араларда янгын чыгу хакында аеруча еш ишетәбез. Әле менә кичә Питрәчтә бер гаиләнең мунчасына ут капкан була. Хуҗалар янгын турында хәбәр бирүче җиһазга рәхмәт укый. Әгәр ул булмаса, мунча гына түгел, йорт җирләре дә янып китәр иде, ди алар.

– Җәйге чорда, аеруча кызу көннәр торганда куркыта. Ут-күздән Алла сакласын, дип кенә торабыз. Җитмәсә, кайбер көннәрне суны да сүндереп куялар. Безнең якта өйләр дә бер-берсенә якын урнашкан. Ике ел элек, күршеләрнең ике йорты да янып көлгә әйләнде. Безгә дә күчә дип курыккан идек. Әле ярый, җил туктады, яңгыр яуды, – ди Кукмара районының Төркәш авылында яшәүче Нурсинә Кәримова.
Казан бистәләрендә яшәүчеләр дә кызуда гына түгел, һәрвакыт ут чыгудан куркабыз, ди. Салмачида яшәүче Гүзәлия Мостафина, кипкән үлән, адым саен чүп-чар күплектән зарлана.

– Берәү тәмәкесен ташласа, янгын чыгудан Алла сакласын. Күршедә бераз салырга ярата торган гаилә яши. Мин кайчак төннәрен дә уяу ятам. Элеккеләр белеп әйткән, бурдан кала, уттан юк. Үз гомеребездә 3 тапкыр яндык. Башта Арчадагы йортыбызга ут капты. Ул чакта мин мәктәптә укый идем әле. Яңа йорт төзеп 12 ел узгач, өйгә яшен шары керде. Бернәрсәсез калдык. Ике ел элек чыбыклар кызып, тагын ут чыкты. Ярый, күршеләр күреп, янгын сүндерүчеләрне чактырткан. Өйнең бер өлешен саклап булды. Шуңа күрә, күрмәгәнгә күрсәтмәсен, күргәнгә сабырлык бирсен. Янгын бик куркыныч нәрсә ул, – ди Гүзәлия ханым.

Янгынны булдырмый калу өчен нишләргә соң?

– Балаларыгызны ут белән уйнамаска өйрәтегез;

– Сабыйларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Берәр хәл булса, алар аннан чыга алмаска да мөмкин.

– Янгын чыкса, бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» номерына шалтырату кирәклеге хакында һәркем белеп торырга тиеш.

– Төзек булмаган электр үткәргече белән кулланганда аеруча сак булыгыз;

– Урын өстендә тәмәке тартмагыз;

– Искергән сүндергечләрдән, розеткалардан, патроннардан файдаланмагыз;

– Кабызылган һәм караучысыз калдырылган электр җылыту приборлары (электр плитәләре, су җылыткычлар, каминнар, үтүкләр, җылыткычлар һ.б.лар) розеткадан алынырга тиеш.
– Озак вакытка өйдән чыгып киткәндә бөтен электр җылыту һәм яктырту приборларын тикшереп, аларның уттан өзелгәнлегенә ышанырга кирәк.
– Өйдәге газ җиһазлары төзек хәлдә булырга тиеш.

– Газ плитәсе өстендә кер киптермәгез, ут кабып, янгын чыгару ихтималы бар.

– Янган җирдән чыгу ягын карагыз. Янгын вакытында төтен ялкыннан күпкә куркынычрак. Күп кеше уттан түгел, ә төтендә тончыгып үлә. Шуңа күрә янгын чыккан җирдә кулъяулык яки юеш чүпрәк аша суларга кирәк.

– Янгынны үз белдегегез белән генә сүндереп булмый, ярдәмгә кешеләр чакырып, сүндерүчеләрне каршы алырга кирәк.

– Янгын чыккан очракта ашыгыч төстә бу хакта “101” телефоны яки “112” номерына шалтыратыгыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү