Мишустин – Татарстанда: Мәскәү якыная, IT-тармак үсә, хастаханә төзелә

Татарстанда эш сәфәре белән Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин булып китте. Яңа хастаханә төзелешен карау, IT-тармакка бәйле фикер алышуда катнашу, Президент, Дәүләт Киңәшчесе белән очрашу, Иннополис резидентларының проектлары белән танышу. Михаил Мишустинның республикадагы эш сәфәре шактый тыгыз узды. Иң мөһим һәм көтеп алынган чара исә Иннополиста үтте.

100 көндә өлгерде

Сәфәрен Михаил Мишустин Казандагы йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын төзү мәйданчыгын караудан башлады. Корылманы 15 августка кулланышка тапшырырга уйлыйлар. Төзелеш барышын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин һәм Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко да тикшерде. Премьер-министр күргәннәреннән канәгать калуын яшермәде һәм яңа хастаханәне бөтен илгә үрнәк итеп куярга мөмкин диде. «Без күргәннәр – фән һәм эш процессын оптимальләштерүнең кушылмасы. Шул ук вакытта бу – 100 көн эчендә шушындый корылма төзергә мөмкинлек биргән технологияләр дә», – диде ул. Мондый корылмаларны ким дигәндә ярты ел төзиләр. 100 көндә  өлгерүләренең сере бар: күп кенә административ киртәләр, чикләүләр алынган. Мондый ысулны – формаль таләпләрне киметүне исә тиздән бөтен илдә дә кулланырга мөмкин булачак.

– Без Хөкүмәт карарын имзаладык. Хәзерге вакытта ГОСТ таләпләренең 30 процентын, СНИП һәм башка мәҗбүри таләпләр киңәш буларак кына тәкъдим ителәчәк. Ә калган 70 процентын заманча төзелеш таләпләренә туры китереп бетерү каралган. Бу эшне җайга салырга, төзелеш вакытын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк, – диде Хөкүмәт башлыгы.

IT-тармак артыннан – Татарстанга

Россия Хөкүмәте башлыгы Иннополис белән дә танышты. Биредә ул IT-тармакка бәйле фикер алышуда катнашты. Премьер әлеге өлкәгә бәйле панель дискуссиядә чыгыш ясады. Моннан тыш, Иннополиста ул Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән дә очрашты.  Сүз уңаеннан. Премьер-министр Минтимер Шәймиев белән соңгы тапкыр узган елның 9 маенда очрашкан булган. Мишустин шуны да искә алды.

Иннополиста Михаил Мишустин IT-өлкәне үстерү программасын тәкъдим итте. Россиянең бу тармагын ничек үстереп була, тармак продукциясе белән чит илгә ничек чыгарга, киберкуркынычсызлыкны ничек тәэмин итәргә – дискуссиядә шулар хакында сөйләштеләр, IT-тармакның иң танылган белгечләре үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Михаил Мишустин фикеренчә, Россиядә әлеге тармак чәчәк атсын өчен дәүләт тә булышырга әзер тора. Моның өчен яңа дәүләт сәясәте кирәк. IT-тармак белгечләренә ихтыяҗ бар, алар әле киләчәктә дә кирәк булачак. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Хөкүмәт әзерләгән IT-тармакка ярдәм итү программасы үз эченә алты төп юнәлешне ала. Михаил Мишустин шуларны тәкъдим итте. Болар: IT-компанияләргә иминият кертеме ставкасын ике тапкырга киметү (14 проценттан 7,6 процентка); 90 процент керемнәре программа тәэмин ителеше һәм хезмәт күрсәтү, сервисларны яхшыртудан кергән Россия компанияләренә ташламалар бирү; дәүләт ихтыяҗлары өчен чит ил программа тәэмин ителешен сатып алуны чикләү; хакимият органнарының мәгълүмат системаларын эшләү өчен бердәм технологик платформа булдыру; яңа уйлап табуларга грантлар алу мөмкинлеге (бу максат өчен «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысасында 20 млрд сум акча каралган); тармак өчен квалификацияле кадрлар җитмәү проблемасын хәл итү өчен IT-юнәлеш буенча бюджет урынына кабул итүне 2 тапкыр арттыру (быел – 50 мең, 2024 елга 120 мең кеше). Михаил Мишустин әйтүенчә, бу чаралар 2024 елга IT-индустриясендә хезмәт итүчеләр санын 50 процентка һәм чит илләрнең бездә җитештерелгән программа тәэмин ителешенә ихтыяҗны арттыруда ярдәм итәчәк.

Ул шулай ук әлеге өлкәнең үсешенә йогынты ясаган Татарстанга да бәя бирде. «Без мәгълүмати технологияләргә аерым игътибар бирелә торган төбәккә җыелдык. Иннополис – әле күптән түгел генә төзелгән шәһәр. Татарстан күпсанлы IT-компанияләр барлыкка килсен өчен шактый күләмле эш башкарды», – диде Мишустин.

Премьер-министр сүзләренә караганда, төп бурыч – уңышлы цифрлы башлангычларның Россиядә мөмкин кадәр күбрәк барлыкка килүенә шартлар тудыру. Мондый компанияләр чыгышлары буенча Россиядән булырга тиеш. «Бәлки, бу Иннополисның бүгенге резидентлары булыр. Бәлки, башка компанияләр дә бардыр. Бүген без моны белмибез, ләкин нәкъ менә Россия юрисдикциясе шушы индустрия өчен иң кызыклы урынга әйләнсен өчен, яңа технологияләргә, товарларга, хезмәт күрсәтүләргә һәм базарларга башлангыч бирүче идеяләр тусын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиешбез», – диде Михаил Мишустин.

Мәскәүгә – 6 сәгатьтә

Җомга көнне исә Михаил Мишустин «Алабуга» махсус икътисади зонасына килде.

Россия Премьер-министры Татарстан Президенты, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән бергә иртәнге якта  «Алабуга-Волокно» компаниясе эше белән танышты. Аларга «Росатом» корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев завод эшчәнлегенең төп юнәлешләре хакында сөйләде.

Җитәкчелек танышкан «Алабуга-Волокно» оешмасының максаты – углерод җепселләре җитештерү. Компаниянең эшчәнлегендә төп юнәлеш – сәнәгатьтә углерод җепселләрен җитештерүдә дөнья дәрәҗәсендә көндәшлеккә сәләтле технология өлкәсендәге фәнни-тикшеренү эшләре буенча программа әзерләү. Киләчәктә елына 1500 тонна углерод җепселе җитештерергә ниятлиләр. Барлыгы 2,4 млрд сум инвестиция кертү күздә тотыла. 175 эш урыны булдырылачак.

Михаил Мишустин шушында ук «Европа – Көнбатыш Кытай» автомобиль юлын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Идел буе федераль округында Президентның вәкаләтле вәкиле Иван Комаров, вице-премьер Марат Хөснуллин, Россия финанслар министры Антон Силуанов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм транспорт министры Евгений Дитрих та катнашты.

Мегапроектка старт бирелде. Премьер-министр якындагы 3-4 ел өчен бу проектның илдә иң масштаблы юл төзелеше проекты булуын ассызыклады. Россия, Казахстан һәм Кытайның уртак проекты 8,5 мең чакрым юл төзүне күздә тота, шуның 2 мең чакрымнан артыгы Россия аша узачак. Автотрасса илнең иң эре сигез агломерациясенең дүртесен: Мәскәү, Самара – Тольятти, Түбән Новгород һәм Казанны тоташтырчак.

– Тизйөрешле автомагистраль проектын гамәлгә ашыру – коронавирус нәтиҗәләреннән котылу буенча илкүләм планның иң мөһим өлеше дә, – диде Мишустин. Моңа өстәп, транзит хәрәкәте тизләтеләчәк, трассага якын инфраструктура яңартылачак. Проект төбәкләргә үсеш өчен этәргеч бирәчәк дип ышандыралар. Юл төзелешендә – 30 меңнән артык эш урыны, чиктәш тармакларда тагын 130 мең эш урыны булдырылачак.

Юлның әһәмиятен аңлап, М12 трассасын 2024 елда ук кулланышка тапшырырга ниятләнә. «Бу хакта килештек. Финанслау күләме – 650 млрд сумнан артык. Бу инвестицияләр якын арада магистральне эшләтеп җибәргәннән соң зур файда китерәчәк», – дип искәртте Хөкүмәт башлыгы.

Коронавирус дигәч тә, төзелеш эше тик тормый. Марат Хөснуллин белдергәнчә, төзелеш күләме быел беразга да кимемәгән. Киресенчә, алга китеп эшләргә дә мөмкинлек туган. Вице-премьер әйтүенчә, Казаннан Мәскәүгә кадәр трасса буйлап рөхсәт ителгән 130 км/сәг тизлек белән 6,5 сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин булачак.

Премьер-министр искәрткәнчә, Мәскәү – Казан трассасына Илкүләм иминлек фондыннан 150 млрд сум акча бүленеп биреләчәк. Шулай ук Хөкүмәт башлыгы профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга “Автодор” компаниясе белән берлектә якын арада проектны иң кыска вакытта эшләтеп җибәрү өчен кирәкле чаралар планын тәкъдим итәргә йөкләмә бирде. Транспорт министрлыгына Татарстан Республикасы белән берлектә Шәле – Баулы юлы кисемтәсен төзү мәсьәләсен хәл итү бурычы куелды. Шушы юл М5 һәм М7 ике мөһим федераль трассаны тоташтыра.

«10 сентябрьгә кадәр Мәскәү – Казан юлын проектлау һәм төзүнең һәр этабы өчен подрядчыларны билгеләү буенча конкурс процедуралары оештырылырга тиеш. Сүз барлык контрактларны азагына кадәр башкарып чыгару турында бара. Мәскәү – Казан трассасы аша барлык территорияләр планировкасы буенча бөтен документлар 1 ноябрьгә кадәр расланырга тиеш», – дип белдерде Михаил Мишустин.

Хөкүмәт башлыгы трассаны 2030 елга Екатеринбургка кадәр озайту ниятләнгәнен әйтте, Казахстан чигенә кадәр федераль автомобиль юлларын ремонтлау планын әзерләргә кушты. Цифрлы үсеш министрлыгына трассаның буеннан буена сыйфатлы элемтә һәм интернет тәэмин итәргә йөкләмә бирде. “Бергәләп  эшләсәк, нәтиҗәсе булыр”, – диде Мишустин.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү