Уяв һәм Питрау онлайн форматта уза 

Быел коронавирус пандемиясенә бәйле вазгыять аркасында Уяв һәм Питрау бәйрәмнәре онлайн форматта узачак. Чуаш мәдәнияте бәйрәме Уяв – 11 июльдә, керәшен мәдәнияте бәйрәме 12 – 18 июльдә үткәреләчәк.

Питрау онлайн чарасын уздыруга Республика традицион фольклор үзәге, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, Мәдәният министрлыгы, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты җәлеп ителә. Уяв бәйрәме трансляциясе ВКонтакте социаль челтәрендә яктыртылачак. Питрау бәйрәмен Татарстан Керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы, «Туганайлар» керәшен газетасы сайтында, социаль челтәрләрдә һәм Инстаграм аккаунтында карап булачак. Бәйрәм барышын «Татарстан» ГТРК һәм «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы да күрсәтәчәк.


Фикер өстәү