«Бу — минем туган авыл!» бәйгесенә
Язның бер матур таңында ул минем тәрәзәмне шакыды:
– Әйдә киен, бияң тайлап ята, ярдәм итик, кичтән күзем төшкәндә җилен тутырган иде, шуңа борчылып, сине уятасы иттем. Җитмеш тугыз яшьлек Исфат бабай иде ул. Шушы язмамның герое.
Үзе турында язарга теләвемне әйткәч, бер мәл уйга калды да: «Әйдә безгә, мин сиңа әтиемнең соңгы истәлеген күрсәтәм», – дип, өйләренә алып китте. Заманында үзе җиткергән нарат бүрәнәдән салынган өй эчендә бар нәрсә дә үз урынында. Мин аңа, бәйге исемен ачыкларга теләп: «Җир кешесе нинди булырга тиеш соң ул?» – дигән сорау биргән идем. Ул әтисеннән калган истәлекләрен алдыма чыгарып куйды да: «Андый кеше шөшле һәм чабатаның нәрсә икәнен белергә тиеш», – диде. Чабатаны белсәм дә, шөшлене беренче күрүем иде.
1941 елның 19 октябрендә дөньяга килгән Исфатны авылдашлары, авыл өчен бу бала бик кирәк булачак, дип башларына да китермәгәннәрдер. Сугышның беренче көннәрендә үк әтисе Харисның «хәбәрсез югалды» дигән хәбәре килгәч, әнисе Рауза апаның бар өмете кечкенә сабыйда була. 1949 елны Исфат Вәлиев дигән малайны 1 нче сыйныфка укырга алалар. Укыйсы килү теләген белепме, Камәртдин абый, өйләренә килеп: «Рауза апа, баланы укытырга кирәк», – ди. Ә әнисе: «Юк, укырга керми ул, битен юмый», – дип шаярта, чөнки өйдә вак-төяк эшләрне башкаручы кечкенә Исфатны мәктәпкә җибәрәсе килми.
Укый башлагач, укытучылар бары тик мактау сүзләре генә әйтәләр малай турында.
– Сугыштан соңгы елларда тамак ягы такы-токы гына иде. Бәрәңге дә юк иде. Бервакыт Хәдичә исемле әби миңа ат күзе кадәрле бәрәңге куелган пәрәмәч бирде. Шуның тәмен бүген дә оныта алмыйм, – ди ул, күз яшьләрен яшерә алмыйча.
Тугыз сыйныфны күрше Карамал авылына йөреп укый. 1959 елда кулга өлгергәнлек аттестаты кергәч, барлык сыйныфташлары диярлек Казанга юл ала, ә ул көтү көтәргә кала, авыру әнисен калдырып китә алмый. Бер ел колхозның сыер көтүен көткәннән соң ат җигә башлый.
Егетнең булдыклылыгын һәм яхшы укуын исәпкә алып, колхоз рәисе Нәҗми ага Шәмсетдинов аны 1960 елда колхоз бухгалтериясенә эшкә чакыра. Анда эшләү өчен башлы булу гына аз, махсус белем дә кирәк бит әле. 1974 елда Исфат, колхоз бухгалтеры әзерләү бүлеген тәмамлап, диплом ала. Үз колхозында егерме ел хисапчы, егерме тугыз ел ферма мөдире һәм бригадир эшен башкарган бабайны бүген авылдашлары, хөрмәт итеп «аксакал» дип йөртәләр.
– Авылда газ, су кертү кебек эшләрне хәл итүдә Исфат абыйның өлеше бик зур булды, чөнки ул үзенә кушылган йөкләмәләрне тулысы белән үти иде», – ди бер чорда хезмәт куйган колхоз рәисе Шәһит Зәйнуллин. Эшчеләрне тукландыру, торырга урын табу, газ, су кертүчеләргә техника табу тулысынча бригадирлар карамагында булган.
Авылны эшле итү өчен Исфат Вәлиев комплекслы сыерлар торагы төзетә, үзәк олы юлдан авылга таба юл күтәртә, балык үрчетү ниятеннән күл казытып, балык җибәрә. Ул күлләр бүген дә исән-сау. «Исфат абыйның бригадасы беренчелекне бирмәде, бәрәңге, ит, сөт һәм йон планын арттырып үтәде, аз сүзле, эшен белеп башкара торган чын авыл хуҗасы, безгә үрнәк кеше иде», – ди шул чорларда порторг булып эшләгән Миңнур Нәбиуллин. «Үз авылыңда җитәкче булу авыр булмадымы?» – дип сорыйм Исфат бабайдан. «Юк, авырлыкны сизмәдем, аңлашып эш иттек. Канәгатьсезлек белдерүчеләр булса, эшләп булмас иде, – диде ул, узган елларын күздән кичереп. – Туган авылымда гомер иткәнемә бер дә үкенмим, әле менә яңа гына сыер, сарык, атларны бетергәч, берара төшләремә кереп газаплады. Атларны бигрәк тә яраттым. Ул вакытта көненә өчәр тапкыр шул ак атым белән басу-кырларны әйләнергә туры килә иде. Сугыш чоры баласы булганга, балачак һәм яшьлек елларында ипигә хөрмәтем чиксез зур булды. Кырларга иген чәчтереп, икмәкне җыеп, ак он итеп тарттырып, хатыным ипи салганда, мин үземне чын җир кешесе итеп тойдым».
Лаеклы ялга чыккач та, ул эштән туктамый, авыл зиратын, мәчетне, авыл җирендәге барлык чишмәләрне карап тору эшләренә алына. Өлкән яшьтә булса да, бакча тутырып бәрәңге утырта, яшелчә үстерә. «Җитешмәгәннән түгел, җир буш ятмасын өчен шулай эшлим», – ди ул. Тормыш иптәше белән алар дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Барысы да үз тормышлары белән район, авыл җирендә яшәп яталар. Гаиләләре белән ферма хуҗалыгы ачып, 400 баш мал-туар тоталар, авылның 17 кешесен эшле итәләр. Исфат бабайның оныклары Илнар белән Рамил дә шунда. Алар киләчәктә авыл урамнарында яңа йортлар пәйда булачагына ышана. «Дәү әти авылда калып хур булмаган, без дә тырышабыз», – ди Рамил.
Айрат Кадыйров.
Кама Тамагы,
Олы Мәрәтхуҗа