Чит илгә очучылар өчен яңа кагыйдәләр керттеләр

Россия Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында өзелгән авиаэлемтәне өч эпидемиология критериясенә туры килгән илләр белән яңарта башлаячак. Бу хакта журналистларга РФ вице-премьеры Татьяна Голикова сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

Беренчедән, яңа коронавирус белән зарарлану саны ике атна дәвамында 100 мең кешегә 40 очрактан артмаска тиеш. «<…> башка илләрдә кулланыла торган критерийлар белән охшаш критерийлар», — дип аңлатты Голикова.

Икенчедән, шул ук ике атна дәвамында Covid-19 авыруының яңа очракларының тәүлеклеклек үсеше 1проценттан артмаска тиеш.

Өченчедән, коронавирус таралу күрсәткече «бердән артмаска тиеш», — дип өстәде вице-премьер.

Россиягә килүче чит ил кешеләре коронавируска тестны илгә килгәнче өч көннән дә ким булмаган вакытта тапшырачаклар, ике атналык карантин алар өчен гамәлдән чыгарылачак.

РФ Хөкүмәтендә халыкара авиаэлемтәне яңадан торгызу мөмкинлеге турында фикер алышу 15 июльдән соң башланачак, диде Татьяна Голикова.


Фикер өстәү