Югары холестеринлы кешеләр өчен иң зарарлы продукт

Холестерин дәрәҗәсе югары булган кешеләр өчен иң зарарлы продукт — шикәр. Бу хакта Америка галимнәре хәбәр итә, дип яза MedicalXpress фәнни журналы.

Белгечләр фикеренчә, шикәр һәм шикәр күләме югары булган продуктлар организмга «майлы ризык һәм камыр ризыклары белән чагыштырганда да күбрәк» зыян сала. Нәкъ менә шуңа күрә шикәр диабеты, гипертония кебек авырулар, шулай ук кан тамырларына бәйле проблемалар булган кешеләргә түбән углеводлы диетага күчәргә кирәк.


Фикер өстәү