Чаллыда чүп ташый торган машина белән автобус бәрелешкән

Чаллыда чүп ташый торган машина белән автобус бәрелешеп, ике кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитләр хәбәр итте.

Юл-транспорт фаҗигасе кичә, көндезге өчләр тирәсендә Сөембикә һәм Хәсән Туфан проспектлары чатында булган.

Монда «КАМАЗ» (чүп ташый торган) пассажир автобусын бәрдерә, шуннан соң йөк машинасы ян ягына ава.

«Авариядә йөк машинасы йөртүчесе, шулай автобустагы 16-17 яшьлек пассажир кыз зыян күргән. Икесен дә хастаханәгә алып киткәннәр», — дип сөйләде авария шаһитләре.


Фикер өстәү