Пенсия фонды инвалидлар һәм өлкәннәрне караучыларга түләүләр турында аңлатты

Хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы кешеләргә айлык түләүләр бирелергә тиеш. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әлеге түләү 1200 сумны тәшкил итә, ул карау билгеләнгән эшкә яраксыз гражданинның пенсиясе белән бергә түләнә», — диделәр Пенсия фондында.

Компенсация түләве билгеләнгән эшкә яраксыз гражданнарга инвалид балалар, I төркем инвалидлар һәм 80 яшькә җиткән өлкән яшьтәге кешеләр керә.

Шул ук вакытта эшкә яраксыз гражданинны караучы кешенең гаилә әгъзасы булу-булмавы һәм үзе ярдәм иткән кеше белән бергә яшәве мөһим түгел.

Компенсация түләвен билгеләү өчен гражданинның шәхси кабинеты яки дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза язарга кирәк, шулай ук Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә була. Карау чоры тәрбияләүчегә иминият стажы булып санала һәм һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты билгеләнә.

Эшкә урнашкан очракта 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерны яки I төркем инвалидны карау буенча түләү алу хокукы югала. Артык акча түләнмәсен өчен, караучы эшкә урнашуы турында биш көн эчендә Пенсия фондына хәбәр итәргә тиеш.

Эшкә яраксыз гражданнарны караучы үзмәшгульләр компенсация түләүләренә хокукларын югалтмый, диделәр Пенсия фондында.


Фикер өстәү