Казан консерваториясе профессоры, танылган виолончелист вафат

Казан Дәүләт консерваториясе профессоры Альберт Әхәт улы Әсәдуллин вафат. Мәгълүматны консерваториянең матбугат үзәге раслады.

«Яңа гына хәбәр иттеләр. Әле генә вафат булган. Әлегә өстәмә мәгълүматым юк», — диде уку йортының матбугат үзәге җитәкчесе Александра Нагорнова.

Альберт Әсәдуллин — Казан дәүләт консерваториясенең альт, виолончель һәм контрабас кафедрасы мөдире.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге республика һәм Габдулла Тукай исемендәге Тукай премияләре лауреаты, виолончелист, педагог Альберт Әхәт улы Әсәдуллин 2019 елда 70 яшен тутырган иде.


Фикер өстәү