Татарстанда ике бала мунчада түгелгән бензинга ут төрткән

Татарстанда мунчада бензинга ут төрткәннән соң, ике баланың тәне пешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке алтынчы яртылар тирәсендә 112 бердәм номерына бер хатын-кыз шалтыратып, Әлмәт районының Васильевка авылында ике баланың тәне пешүе хакында хәбәр иткән.

Ачыкланганча, мунчада бензин һәм май салынган канистра ауган һәм эчендәге сыеклык түгелгән. 10 һәм 14 яшьлек ике малай бензинга ут төрткән һәм шуның нәтиҗәсендә тәннәрен пешергән.

Куллары һәм аяклары 40 процент тирәсе пешкән 14 яшьлек малайны хастаханәгә озатканнар. Кулын, аягын һәм битен пешергән 10 яшьлек малайны да хастаханәгә китергәннәр. Аларның икесе дә Татнефть АҖ медсанчастендә реанимациядә ята.

 


Фикер өстәү