Ничек банкрот булырга?

Соңгы ике айда Россиядә кредит түли алмаучы гаиләләр саны 60 процентка арткан. Профессиональ коллектор агентлыклары ассоциациясе белгечләре мәгьлүматлары буенча, бурычлыларның яртысыннан артыгы  –пандемия чорында эшсез калучылар һәм керемнәре кимүчеләр. Матди яктан авыр хәлдә калган мондый гаиләләргә нишләргә? Кредит белән бәйле актуаль сорауларга юрист Линар Гыймадиев белән җавап эзләдек.

: Дөнья булгач, төрле хәлләр була, эшсез калу, айлык керем кимү аркасында кредит түли алмасаң, нәрсә эшләргә?

— Матди авырлыклар аркасында кредитны түли алмый башлагансыз икән, иң элек үзегезне кулга алып, тынычланыгыз. Паникага бирелүдән мәгънә юк. Банктан качарга да тырышмагыз. Бу очракта кредит бурычы җыелганчы, банкка барып, сезгә кредит каникулы бирүләрен сорап, гариза язудан да яхшысы юк. Бурычка реструктурлаштыру ясауларын да сорый аласыз. Бу очракта банк кешегә үз шартларын тәкъдим итә. Гариза белән беррәттән сезгә матди хәлегез авырлашуны дәлилләгән документ та күрсәтергә туры киләчәк. Ул эшсез калуыгызны, йә булмаса, эштән мәҗбүри рәвештә административ ялга җибәрелүегезне дәлилләгән документ булырга мөмкин. Банк сезнең хәлгә керүдән баш тартса, башка банкларның тәкъдимнәрен карый аласыз. Бәлки алар кредит срогын озайту хисабына айлык түләвегезне киметергә риза булыр? Бу ысул да барып чыкмаса, кеше үзен банкрот дип игълан итә ала.

: Банкротлыкка чыгу өчен эшне нидән башларга?

— Кредит буенча бурыч күләме 500 мең сумнан артып, аны, ким дигәндә, өч ай дәвамында түләмәгән кеше, үзен банкрот дип тануларын сорап, арбитраж судка гариза тапшырырга тиеш. Ул «Банкротлык турында»гы Федераль Закон нигезендә башкарыла. Гаризадан тыш судка паспорт, өйләнешү турында таныклык, соңгы өч ел өчен НДФЛ белешмәсе, салым идарәсеннән шәхси эшмәкәр булмавыгызны дәлилләүче белешмә, кредит килешүе, соңгы өч елда файдаланган барлык исәп-хисап счетларыгыздан өземтә, милек турында белешмә кебек беренчел документларны да җыеп тапшырырга туры киләчәк. Әмма кирәкле документлар исемлеге моның белән генә бетмәскә дә мөмкин. Эш барышында суд сездән өстәмә белешмәләр дә сората ала. Банкрот дип танылган очракта сез алдагы 60 ай дәвамында кредит буенча барлык бурычлардан азат булачаксыз.

: Медальнең ике ягы булган кебек, үзеңне банкрот дип тануның тискәре яклары да юк түгелдер?

— Әлбәттә, бар. Банкрот дип игълан ителгәннән соң сез алдагы биш ел дәвамында идарә белән бәйле вазифаларны башкара алмаячаксыз. Үз эшегезне ачып, шәхси эшмәкәр буларак теркәлүдән дә мәхрүм булачаксыз. Шушы биш ел эчендә кабаттан банкларга мөрәҗәгать итәргә туры килсә, сез аларны, иң беренче чиратта, фәлән елда банкротлыкка чыгуыгыз турында кисәтергә тиеш. Бу факт кредит тарихыгызга тискәре йогынты ясаячак, билгеле. Әмма тискәре яклары шактый булса да, банкротлыкка чыгу матди авырлыклар аркасында кредитын түли алмаган кеше өчен бик яхшы коткару чарасы булып тора.

: Кредит каникулының өстенлеге нидә?

— Кредит каникулы кредит буенча айлык түләүләрне билгеле бер вакытка кадәр кичектереп торудан гыйбарәт. Ул да матди авырлык кичергән кешенең банкка язган гаризасы нигезендә бирелә. Кредит каникулы ике төрле була. Беренче очракта сез билгеле бер вакыт аралыгында кредит буенча айлык түләүләрдән тулысынча азат ителәсез. Бу айлар өчен билгеләнгән процент түләүләре кредит каникулы тәмамлангач башланачак айлык түләүләргә өстәләчәк. Икенче очракта сез шушы каникул дәвамында кредит буенча төп бурычны гына түләүдән азат ителәсез. Бурычның процент өлешен элеккечә үк түләп барырга туры киләчәк. Кешегә нинди төрдәге кредит каникулы биреләчәген банк үзе хәл итә. Куллану кредиты турында сүз барганда банк, гадәттә, кешене айлык түләүләрдән тулысынча азат итәргә тырыша. Кредит картасы буенча бурычлар очрагында банк кредит каникулының икенче төрен тәкъдим итәчәк. Билгеле булганча, күптән түгел Федерация Советы бу уңайдан яңалык кертте. Аның нигезендә пандемия чорында авыр хәлдә калган кеше, кредит каникулы бирүне сорап, 30 сентябрьгә кадәр банкка гариза яза ала. Әмма, банкротлыкка чыгу процессыннан аермалы буларак, кредит каникулы алу өчен башка өстәмә документлар җыярга кирәкми. Бу гариза биш эш көне эчендә карала. Шул вакыт эчендә бернинди хәбәр дә булмаса, банк сезгә кредит каникулын хуплаган дигән сүз.

: Берничә кредиты булган, әмма матди кыенлык кичерүе аркасында аны түләп бара алмаган кешеләргә нинди киңәш бирер идегез?

— Кредитны түли алмыйсыз икән, бер үк банктан качу ягын карамагыз! Судка яки Үзәк Банкка шикаять биреп, банк белән килешүне туктатырга вәгъдә иткән оешмалардан да ерак торыгыз. Вак-төяк финанс оешмаларыннан айлык түләүгә җитәрлек күләмдә генә акча алып торудан да сакланыгыз. Нинди сазлыкка кереп батуыгызны сизми дә калырсыз. Әйткәнемчә, кредит түләү авырлашкан башлангыч чорда ук банкка гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Берничә кредиты булган кешегә иң элек бурычка реструктурлаштыру ясатып карарга киңәш итәр идем. Бу очракта башка банктан яңа кредит алып, булган кредитларны каплау турында сүз бара. Болай эшләгәндә сезнең түләү срогы озайтылган бер кредитыгыз булачак. Айлык түләү дә кимиячәк. Ник дигәндә, хәзер кредит процентлары шактый түбәнәйде. Банкның реструктурлаштыру программасы нигезендә кредитны тагын да түбән процент белән бирүен исәпкә алсаң, бу ысул шактый отышлы булып чыга.

Банкка кредит буенча бурычлар җыелу нәрсәсе белән куркыныч?

  1. Айлык бурычны вакытында түләмәү иң элек кредит тарихыгызга тискәре йогынты ясаячак. Бурычлар озак вакыт дәвамында капланмаса, банк бу хакта кредит тарихлары бюросына хәбәр итә. Бу исә, киләчәктә банктан кредит алырга туры килсә, проблемалар килеп чыгачак дигән сүз.
  2. Кредит алга таба да түләнмәсә, банктан бертуктаусыз шалтыратып, бурычны кайчан түләргә җыенуыгыз турында сорашып, көн дә искә төшереп үзәккә үтәчәкләр. Бурычны кыска вакыт аралыгында капларга кирәклеген искәрткән «сәлам хатлары» да килеп торачак.
  3. Бурыч җыела башлаган 91 нче көннән башлап, икенче этап башлана. Бу очракта инде банк хезмәткәрләре сезне офиска чакыртырга мөмкин, йә булмаса, үзләре үк өегезгә килеп җитәчәк.
  4. Шуннан ары да үзгәреш булмаса, банк сезне судка бирергә мәҗбүр була.
  5. Кредит килешүендә андый шарт күрсәтелмәгән очракта, банк сезне судка бирмичә, нотариуска да мөрәҗәгать итә ала. Нотариус тарафыннан имзаланган документ суд приставларына тапшырылып, кредит буенча түләнмәгән бурычларны алар кайтартырга тиеш булачак.
  6. Банк сезнең бурычны чит оешмаларга «сатарга» да мөмкин. Бу очракта инде бурыч кайтару белән алар шөгыльләнәчәк. Көндәлек тормышыбызда андый мисалларны да еш очратырга туры килә.

Фикер өстәү