Илшат Гаязов: «Ата-баба эзеннән атлау зур җаваплылык сорый»

Нәселләре белән үзләрен бер өлкәгә багышлаган тырыш гаиләләр бар. Үзеннән соң килгән буында яраткан һөнәренә карата мәхәббәт уята алган, балаларын, оныкларын үз артыннан әйдәгән мондый кешеләр зур хөрмәткә ия. Андыйлар эшнең тәмен дә, кадерен дә ныграк тоя, беләдер шикелле. Мондый династияләрнең еллар буе җыелган тәҗрибәләре, буыннан-буынга тапшырып килә торган киңәшләре кыйммәтле. Лениногорск районының Шөгер авылында яшәүче Гаязовлар гаиләсе белән танышкач, без моңа тагын бер кат инандык. Аларның «Татнефть» оешмасында эшләгән гомуми эш стажы 240 елга тула.            

Өлкән буын

Гаязовларның оешмада эшли башлаулары сугышка кадәрге елларга барып тоташа. Шушы вакыт эчендә өч буын алышынып, ата-бабай тәҗрибәсе ул һәм оныкларга тапшырылган. Династия башлангычы… 1 нче скважинага барып ялгана. Әйе, бу – Татарстан нефте башланган легендар скважина. Лениногорск нефтьчеләре тормышында зур роль уйнаган вакыйга Шәрип ага белән Гаян апа язмышында да саллы эзен калдыра.

Яшьләр сугыш башланыр алдыннан гаилә кора. Күпмедер вакыт колхозда эшләгәч, Шәрип бораулау эшенә килә. Тырыш егет хезмәт нечкәлекләренә тиз төшенә. Авыр булса да, эшен яратып башкара. Барысы да үз җаена барганда, сугыш дигән афәт чыгып, күпме яшь гаиләнең планнарына үз төзәтмәләрен кертә. Шәрип дошман илгә бәреп кергәннең өченче көнендә үк яу кырына алына. Ул гына түгел, сугышка никадәрле таза, көчле нефтьчеләр китә. Кайчандыр гөрләп торган скважиналар да бушап кала. Тик бернигә да карамастан нефть чыгаруны туктатмаска кирәк. Шулай итеп, ирләр эше акрынлап хатын-кызлар җилкәсенә күчә. Гаян да бораулауга килә. Карап торышка арык гәүдәле яшь кыз көчле, тәвәккәл булырга өйрәнә. Хезмәте авыр булса да, ул тырышып эшли, чөнки алда аны ире белән очрашу көтәсенә ышана.

Ә эш чыннан да бик авыр була. Яңгыр, кар, көчле җилдә ачык һавада, кан саркыган, сөялләнеп беткән куллар белән эшләргә туры килә тылдагы нефтьчеләргә. Авырлыктан сеңерләр тартылган очраклар да еш була. Һәм, ниһаять, 1943 елда фонтан булып атып чыккан көтелгән нефть бу арыган кешеләрне бәхетле итә. Гаянга бәхет шәхси тормышында да елмая: инвалид булса да, сөйгәне Шәрип сугыштан кайта. Аның сугыштагы батырлыгы иң югары бүләк – «Батырлык өчен» медале белән билгеләнә. Скважина тапшырылгач, Шәрип Гаязов нефть чыгару буенча оператор булып эшли башлый. Шулай итеп, хатынының эшен ире кабул итеп ала. Җитәкчелек Гаянга да башка скважинада эш тәкъдим итә. Тик хатынын кызганган ир анда барырга рөхсәт итми. «Бораулау хатын-кыз эше түгел. Сугыш вакытында җәфаланганы да җитәр. Тыныч тормышта кирәкми», – дип үз сүзен каты итеп әйтә ул.

Шәрип ага үзе Шөгер эреләндерелгән нефть сәнәгате барлыкка килүнең беренче көненнән үк эшли. 49 ел гомерен нефть хезмәтенә багышлый.

– Әти пенсиягә чыкканчы эшләде. Әти белән әни: «Бөтен эшне кул белән эшли иде. Авыр дип тормадык, барысын да күтәрергә туры килде. Пычрак, салкын, авыр булса да, эшебезне намус белән эшләдек», – дип әйтә иде, – дип искә ала каенанасы белән каенатасын киленнәре Рәйсә апа.

Гаян апа да озак еллар Шөгер битум заводының насос станциясендә эшли. Шәрибе белән алар өч ул тәрбияләп үстерә. Икесе – Ильясы белән Сәгыйте – әтиләренең юлын дәвам итә. Алай гына да түгел, аларның да тормышлары гаилә өчен бик тә якын булган 1 нче скважина белән бәйле. Ильяс белән Сәгыйть шушы тарихи скважинага хезмәт күрсәтүче промыселда нефть чыгару буенча оператор булып эшлиләр.

Бүген Шәрип ага белән Гаян апа мәрхүм инде. Уллары Ильяс белән Сәгыйть тә безнең арада юк.

– Әти бик төпле, акыллы кеше иде. Уллары белән бергә утырып, матур итеп сөйләшәләр иде. Андый җылы очрашулар безнең балаларга да эләкте, – дип искә ала Ильяс абыйның хатыны – киленнәре Рәйсә апа.

Урта буын

Без исә Рәйсә апа һәм аның улы Илшат гаиләсе белән очрашып сөйләштек. Килүебезгә әни кеше, балалар һәм оныклар барысы да Илшат абый йортына җыелышканнар иде.

– Эшеннән туктагач, үзе өчен рәхәтләнеп яшәп тә кала алмады Ильяс. 62 яшендә гүр иясе булды, – ди ире турында Рәйсә апа. – Пенсиягә чыккач җитәкчеләренең җибәрәселәре килмәде үзен. Биш ел эшләде әле, чөнки үз хезмәтен бик белеп, яратып башкара иде. Кеше эшләгәнен карап тормады, иң элек үзе алынды. Беренче булып чокырга да төшә иде. Анда төшкәч, газ җыелып торганлыктан, тиз арада кире сикергән вакытлары да күп булды. Өлкән оператор булып хезмәт итү зур җаваплылык инде ул. Игътибарлы да булырга кирәк. Бөтен линияне белә иде Ильяс. Эштән туктагач та, аңа шалтыратып сорыйлар, киңәшләшәләр иде. Эштә абруе да, тәҗрибәсе дә зур булды. Хезмәт елларында Рәхмәт хатлары, медальләр күп алды. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга да насыйп булды.

Ир, әти кеше буларак та зур хөрмәт белән исә ала ирен Рәисә апа. Шулай булмыйни, иңне иңгә куеп 40 ел гомер ителгән бит. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген ун онык һәм ике оныкчыгы белән горурлана Рәйсә апа.

– Балалар тәрбияләүдә Ильясның роле зур булды. Алар үзләре дә әтиләрен хөрмәт итеп яшәделәр. Ильяс бит ул ямьсез холыклы, тәмсез телле була белмәде. Ипле, йомшак кеше иде. Балалар белән чын күңелдән, рәхәт итеп сөйләште.  Нинди генә хәл булса да, уртага салып сөйләшә, аралаша иделәр. Ял җитте исә, балалар гел безнең йортка җыелыштылар. Аларга үз куышларын булдыруда да, эшкә мөнәсәбәттә дә әтиләренең өлеше зур. Ул да һәр гаилә башлыгына хас булганча, матур итеп яшәүләрен теләде, – ди Рәйсә апа.

 

Яшь буын  

Шәрип аганың оныклары – Илшат белән Марат та гаилә династиясен дәвам итә. Сәгыйть абыйның улы Марат – эретеп ябыштыручы, электрик, Ильяс абыйның улы Илшат нефть чыгару буенча оператор булып эшли.

Балалар да кечкенәдән үк әтиләренең эшкә булган мөнәсәбәтен күреп үсә. Ләкин аның эзенә басканчы, бормалы юллар узарга туры килә әле Илшат абыйга. Укуны тәмамлагач, армия сафларына алына. Аннан кайткач та берничә ел төрле урыннарда эшли. Шуннан соң гына нефть һәм газ чыгару цехының ул чагындагы 6 нчы промыселенә урнаша. Хәзерге вакытта 3 нче промыселда эшли.

–  Әти эштән кайтып керә дә, безне «куян ипие» белән сыйлый иде. Чәен дә эчеп бетермичә, савыт төбендә калдыра иде. Рәхәт, күңелле чаклар булган шул, – дип елмая Илшат абый. – Ләкин шулай да мәктәп елларында әти эзеннән барачакмын, дигән уй булмады. Урау юллар озын булмаса да, операторлыкка бераздан килдем. Эшли-эшли һөнәрнең барлык нечкәлекләренә төшендем. Хәзер хезмәтемне яратып башкарам. Бабай, әти эзеннән бару тагын да зуррак җаваплылык өсти. Мәшәкатьле дә, кызыклы да эш. Төнлә чыгып киткән чаклар да булгалады. Саф һавада, урманда эшләү ошый миңа. Өйрәнгән, яраткан эшемне калдырып, башка җирдә эшләвемне күз алдыма да китермим. Эш урыны һәр кешегә дә икенче өй кебек инде. Ошамаса, эшләве рәхәт булмас иде.

Операторлык һөнәренә төшенгәндә, аның нечкәлекләрен өйрәнгәндә әтиләре Ильяс абыйның да роле зур булганлыгын яшерми ул.

– Әти безгә бар белгәнен биреп калдырырга тырышты. Бергә җыелышканда да эш турында еш сөйләшә идек. «Улым, менә болай эшләсәң, яхшырак була», – дип төпле киңәшләрен бирде. Белмәгәнне үзем дә сорый идем. Әти безнең терәгебез, киңәшчебез булды. Мин аның тавыш күтәргәнен  хәтерләмим, – ди ул.

Гаязовлар «Татнефть» оешмасының ярдәме турында да әйттеләр. Беренче сыйныфка баручы укучыларга бүләкләр бирү, елына бер тапкыр матди ярдәм күрсәтү, балаларны – лагерьга, эшчеләрне шифаханәгә ял итәргә җибәрү, ветераннар белән һәрдаим очрашып тору, күчтәнәчләр бирү, мәрхүм булганнарны җирләү һәм таш кую чыгымнарын үз өсләренә алу кебек ярдәм чаралары турында сөйләде алар.

Әйтергә кирәк, Рәйсә апаның ике оныгы – Айрат белән Альберт та «Татбурнефть» оешмасында эшли. Димәк, буыннан-буынга килгән җепне өзмичә саклауга өмет зур әле.

– Гаиләбездә барыбыз да диярлек оператор булып эшләде. Бу хезмәттә пөхтәлек, чисталык бик мөһим. Үз эшеңне җиренә җиткереп эшли белүдән күп нәрсә тора. Аннан соң мин кайсы гына вакытта шалтыратсалар да, «вакытым юк» дигән сүзне әйтә белмим. Шулай да әтиләр эшләгән еллар белән чагыштырганда, хәзер оператор эше авыррак, дип уйлыйм, чөнки барысы да телефон аша эшләнелә. Биремнәр, отчетлар – барысы да шунда, – ди Илшат Гаязов.

– Әтиләре эшләгән чорның да үз авырлыклары бар иде, – дип сүзгә кушыла Рәйсә апа. – Бөтен эшне үзләренә башкарырга туры килде. Скважинаны да карыйлар, территорияне дә чистарталар иде. Шул ук вакытта ремонтын да эшләргә кирәк булды. Аннан соң эшләре бераз җиңеләйде. Һәр эшкә аерым кеше билгели башладылар. Эшкә җәяүләп йөргән чаклары да булды. Бераздан соң автобуслар җибәрделәр. Илшатлар хәзер әнә квадроциклда җилдерә. Ләкин, чыннан да, һәр чорның үз авырлыгыдыр инде.

Мәшәкатьләре булса да (ә кайда юк инде алар?), Рәйсә апа ире белән яшәгән, ул эшләгән елларны сагынып искә алды.

– Элгәре юклык белән булса да, тормыш ничектер рәхәт иде. Республиканың әйдәп баручы оешмалары да бик көчле, абруйлы булды. НГДУ да бик дәрәҗәле урын иде. Анда барысы да кереп урнаша  алмады. Ул заманнарда иң мөһиме кешегә эш бар иде. Укып бетерүгә яшь кеше эшкә урнашты. Сайлау мөмкинлеге дә зур иде. Хәзер яшьләргә эш табу авыр. Әле моңа кадәр безнең балалар авыл, районнан читкә чыгып китмәде. Алар янда булгач, минем дә күңел тыныч. Хәзер яшьләрнең күпчелеге гаиләләрен калдырып, читтә эшләргә мәҗбүр, – дип көрсенә Рәйсә апа.

Менә шулай матур итеп, бер-берсенә терәк һәм таяныч булып, киңәшләшеп гомер итә Гаязовлар династиясе. Республиканың дан тоткан оешмасында аларның һичшиксез үз урыны бар.

Зөһрә Садыйкова

Фото / Зөһрә Садыйкова
Фото/Татнефть Династия


Фикер өстәү