Белгеч сәяхәт итү өчен иң имин илне атады

Хәзерге вакытта сәяхәт итү өчен иң имин ил — Кытай. Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты рәисенең беренче урынбасары, элеккеге баш санитар табиб Геннадий Онищенко Ura.ru сайтына биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Анда авыручылар саны башка илләргә караганда иң азы — 1000 кешегә нибары 5,8 кеше туры килә», — дип ачыклык кертте ул. Аның сүзләренчә, Һиндстан хакында да шуны ук әйтергә мөмкин, әмма анда бармавың хәерле, чөнки бу илдә сәламәтлек саклау системасы Кытайга караганда начаррак.

Онищенко билгеләп үткәнчә, хәзер Европа илләренә юл ачылды, чираттагы ял вакытында берәр илгә барып кайтырга мөмкин. Шул ук вакытта, ул һәр илдә авыручылар санына бәйле статистиканы исәпкә алырга кирәклеген искәртте.

«Әйтик, бүген Испаниядә авыручылар саны бездәгедән артыграк. Италия исә сәяхәт итү өчен алай куркыныч түгел — анда авыручылар исәбе Россиягә караганда азрак», — диде депутат. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/12-07-2020/gennadiy-onischenko-s-yah-t-it-chen-i-imin-ilne-atady-5756088


Фикер өстәү