Төнлә бер авылда 12 сарай янып беткән

Төнлә Кощак авылында 12 сарай янган, бер ир зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 01.44 сәгатьтә республиканың Питрәч районы Кощак авылында янгын турында хәбәр алынды.

Бер түбә астында урнашкан 12 такта сарай янган. Янгын мәйданының зур булуы һәм ут таралу тизлеге аркасында янгын рангы 2 гә кадәр күтәрелгән.

Ике сәгатьтән янгын сүндерелгән. Янгын мәйданы 500 квадрат метр тәшкил иткән. Вакыйганың сәбәбләре билгеләнә.


Фикер өстәү