Слуцкий «Рубин»ның ЦСКА капкасына керткән тубына сөенмәде

Бүген РПЛның чираттагы туры кысаларында «Рубин» ЦСКА белән тигез исәпкә уйнады — 1:1. Казанлылар составында бердәнбер тупны пенальти ярдәмендә Евгений Марков кертте. Хуҗа-командада Федор Чалов гол белән билгеләнде.

Матчтан соң Казан клубының баш тренеры Леонид Слуцкий ни өчен үзенең командасы керткән тубка сөенмәвен аңлатты.

Тренер: «Марков тубына сөенмәдем, чөнки минем эчке тойгым шундый иде, гәрчә тренерлар өчен узган чор бик үк актуаль булмаса да. Бүген миндә, башкалардан аермалы буларак, икенчерәк эмоциональ халәт иде. Мин бу стадионда («хәрбиләрнең» яңа стадионы турында сүз бара) ЦСКА тренеры сыйфатында күп уен үткәрмәдем, әмма булганнары онытылмаслык. Кайтуыма бик шатмын. Сезонның максаты үтәлде дип әйтергә мөмкин. Карантинадан соң уңышлы уйнадык. РПЛда калу бурычын үтәдек. Киләсе сезонга нигез салу өчен таблицада мөмкин кадәр югарырак күтәрелергә тырышырбыз «.

Исегезгә төшерәбез, 2009-2016 елларда Леонид Слуцкий ЦСКА командасының баш тренеры булып эшләде.


Фикер өстәү