Дилә Нигьмәтуллина язылучыларын ире белән таныштырды

Тамашачы озак вакыт җырчы Дилә Нигъмәтуллинаны Марат Мухин белән бергә яши дип уйлады. Социаль челтәрләрдә Маратның өйләнүен күреп, халык әллә ниләр язып бетерде.

Сүгүчеләр дә күп булды. Әнә шул чакта Дилә тамашачыга бөтен дөресен сөйләп бирергә мәҗбүр булды. Үзенең күптән кияүдә икәнен әйтте. Әмма күпме генә сорасалар да, кияүнең кем икәнен дә сиздермәде, фотосын да күрсәтмәде. Бүген исә, ул үзенең инстаграмдагы язылучыларын ире белән таныштырды, хәтта исемен дә әйтте.


Фикер өстәү