Кукмара әбиләре мопедта җилдерә (ВИДЕО)

Ядегәр авылында яшәүче 72 яшьлек Вәсилә Әсхәдуллина мопедта җилдерә.

– Әни элек фермада мөдир булып эшли иде. Җәйләүгә йөрергә ерак булгач, башта “Минск” мотоциклында йөрде, аннан мопедка күчте. Соңгы елларда утырганы юк иде әле. Малаем әбисенә йөреп киләсеңме дигәч, әни каршы килмәгән. Басудан кайтсам, видео күрсәтеп шаккаттырдылар, – ди улы Райнур.

Вәсилә апа картаерга уйламый. Бер дә зарлануны белми икән. Райнурга инкубаторда 5 партия чеби чыгарып биргән. Улы әнисенә соклануын яшерми. “Авыр эшләрдә эшләсә дә, ардым дими. Эш ярату, зарланмау, булганына шөкер итү – әнидән күчкән”, – ди ул. Оныгы исә, әбисенең мопедта җилдерүен, безне якның суы шундый, монда шаккатырмаган кеше юк, ди.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Кукмара әбиләре мопедта җилдерә (ВИДЕО)” язмасына фикерләр

  1. Вэсилэ апа молодец ул ? кулыннан килмэгэн эше юк???, кунеле дэ гел изгелектэ ???

Фикер өстәү