Гортензия чәчәк атсын өчен кефир белән ипи кирәк

Гортензия – затлы чәчәк. Ул «ашарга» бик ярата. Үсемлекне ашлап торуның берничә нәтиҗәле ысулы бар. Мәсәлән, кефир белән.

Моның өчен 10 л суга 2 л кефир өстәргә. Шушы эремәне гортензиянең төбенә сибәргә. Чәчәкләренә, яфракларына тидермәгез! Ашлар алдыннан, чәчәк төбенә су сипсәгез дә ярый. Ипи катыларын җылы суда җебетеп, берничә көн тотканнан соң, гортензиягә сипсәгез, үсемлеккә файдалы булыр.


Фикер өстәү