Казанның бер бистәсе ике айга карантинга ябылган

Казанның Көлсәет бистәсендәге бакчачылык ширкәтендә карантин кертелгән. Моңа бәйле карарга Рөстәм Миңнеханов кул куйган һәм ул республика башлыгы сайтында урнаштырылган.

Бакчачылык ширкәтендә бер хатын-кызны мәче тешләгән булган. Зыян күрүче табибларга мөрәҗәгать иткән, ә мәчене экспертизага тапшырган. Экспертиза нәтиҗәсендә песидә котыру авырулы булуы ачыкланган.

Карантин вакытында әлеге бистәдән йорт хайваннарын алып чыгу, сатып алу һәм мондагы йорт хайваннарының итеп куллану тыела. Тыюлар ике ай дәвам итәчәк.


Фикер өстәү