Генерал-майор Кирилл Кулаков: «Хәрбиләрнең дәрәҗәсе арта бара»

Танкист-офицер булырга теләүчеләр күпме? Коронавируска бәйле вазгыять абитуриентлар санын киметмәдеме? Жуков орденлы, Кызыл Байраклы Казан югары танк команда училищесына кабул итү тәртибе турында әлеге уку йортының башлыгы, генерал-майор Кирилл Кулаковтан сораштык.

– Соңгы елларда училищеда укырга теләүчеләр шактый нык артты. Гомумән, танкист-офицер булырга теләүчеләр саны тотрыклы. Әйтик, 2016 елдан конкурс  1 урынга 4 кешедән дә ким түгел. Сәбәбе гади – хәрбиләр һөнәренең дәрәҗәсе арта бара. Абитуриентлар төрле төбәкләрдән килә. 1 июльгә алынган мәгълүматлар буенча,  илнең 50 төбәгеннән  гариза тапшырылган.  Россия  Оборона министрлыгының вузга кадәрге белем бирү оешмаларында укучы яшьләр  – безнен ышанычлы  чыганагыбыз. Шул уку йортларын  тәмамлаучыларның 10 – 15 проценты безгә укырга керә.

Коронавируска бәйле вазгыятькә карамастан, офицер-танкист булырга теләүчеләр саны кимемәде. Быел да бер урынга  өч кеше дәгъва кыла.  Эпидемия нәтиҗәсендә килеп туган   кыенлыкларга карамастан, курсантларны туплау әллә ни катлаулы булмас дип уйлыйм.

– Кирилл Денисович, сезнең фикерегезчә, абитуриентларны вуз кайсы ягы белән җәлеп итә?

– Беренче чиратта,  аларның булачак белгечлеге – офицер-танкист.  Кораллы Көчләрдә танк гаскәрләре – Коры җир гаскәрләренең төп өлеше ул. Танк гаскәрләре илнең барлык  төбәкләрендә урнаштырылган һәм  алар тәүлек дәвамында көндез дә, төнлә дә хәрәкәт итәргә сәләтле. Танкларның бүгенге буыны – электрон җиһазларның һәм заманча кораллануның катлаулы комплексы ул.

Училищеда булачак гаскәриләрне мондый  катлаулы техника белән идарә итәргә өйрәтү, белем һәм  физик яктан үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Уку йортының  Россиянең өченче башкаласы булган Казанда урнаштырылуы аларның мәдәни үсеше өчен  киң мөмкинлекләр ача.

Әлбәттә, училище традицияләре, аның күпьеллык тарихында   уку йортын тәмамлаучылар – офицерлар һәм генераллар Ватаныбызның оборонага сәләтен ныгытуда зур роль уйный.

Уку йортында  нинди белгечлекләр әзерлисез? Укытуның үзенчәлекләре бармы?

Училище Россия Кораллы Көчләре, хәрби берләшмәләр өчен офицерлар һәм «Танк бүлекчәләрен куллану»  юнәлешендә хәрби белгечләр әзерли.

Белем бирү 8 кафедрада  алып барыла. Коралдан ату шәһәрчеге, 100 метрга кадәр  ату тиры, йөртергә, атарга өйрәтү буенча тренажерлар актив кулланыла. 2019 елда суда йөрергә өйрәтү  комплексы булдырылды. 2020  елда яңа лаборатория корпусы ачылды. Ул курсантларга бронетанк коралланышы һәм техниканы эксплуатацияләүне оештыру күнекмәләре буенча гамәли әзерлек узу мөмкинлекләрен арттырды. Сүриянең бронетанк техникасын куллану  тәҗрибәсен өйрәнүгә игътибар бирелә.

Гадәттә уку йортын тәмамлаучылар кайда хезмәт итә?

– Алар барлык хәрби округларда, Росгвардиядә, һава-десант гаскәрләрендә, диңгез пехотасында,  федераль иминлек хезмәтендә, махсус операция көчләрендә хезмәт итә. Взвод, рота, батальон, полк,  бригада, дивизияләрне җитәклиләр, хәрби уку йортлары,  штабларда бурычларын үтиләр. Безнең егетләр –  көчле рухлы,  югары җаваплылыкка ия. Курсант, командир, мөгаллимнәрнең тырышлык кую нәтиҗәсе бу.

Курсантларга  матди ярдәм күрсәтеләме?

– Жуков орденлы, Кызыл Байраклы Казан югары танк команда училищесына керүчеләр курсант дип атала. Алар хәрби хезмәткәр  булып саналып, ай саен акчалата ярдәм ала. Беренче курста 2 мең сум бирелә. Икенче курстан курсантлар килешү төзи. Акча  күләме сессия һәм физик әзерлек нәтиҗәләренә бәйле. Ул  аена 15566 сумнан 23867 сумга кадәр булырга мөмкин.

– Хәрби белгечлекләр буенча укырга керүче кандидатларга  нинди таләпләр куела?

– Урта (тулы) гомуми, урта яки башлангыч һөнәри белем бирү турында  рәсми документы булган Россия гражданнары кандидат буларак   карала. Болар:

– хәрби хезмәттә булмаган 16 – 22 яшьлек егетләр,  24 яшькә кадәрге хәрби хезмәт узган гражданнар һәм чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләр;

– контракт буенча хәрби хезмәт узучы  хезмәткәрләр (офицерлардан тыш, алар 27 яшьтән өлкән булмаска тиеш);

– 27 яшькә кадәрге контракт буенча (офицерлардан тыш) хәрби хезмәт итүчеләр;

– укырга керүчеләр  физик һәм рухи яктан да нык булырга тиеш;

– математика, рус теле, җәмгыять белеменнән БДИ нәтиҗәләре таләп ителә. Быел рус теленнән – 40, математикадан – 33,  җәмгыять белеменнән 42 балл  дип билгеләнгән;

– урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар, шулай ук аерым категорияләргә кандидатлар вуз уздыра торган эчке имтиханнар нәтиҗәләре буенча да керергә мөмкин;

–  хәрби һөнәри әзерлек, интеллектуаль үсешне билгеләү өчен психологик тест уздырыла;

– уку йортына керү өчен сәламәтлекне ачыклаучы берничә күнегүне җиренә җиткереп  үтәргә кирәк. Болар – йөгерү, йөзү, тартылу күнегүләре.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү