Милек ташлама алырга комачауламыймы?

– Җиде ай элек улыбыз белән киленебезнең игезәкләре туды. Аларга кадәр ике балалары бар иде. Хәзер алар күпбалалы гаилә булды. Салмачы бистәсендә төзелә башлаган йортлары бар, ләкин әлегә бергә яшибез. Фатирыбызда да улыбызның өлеше бар. Күпбалалы гаиләләргә нинди ташламалар каралган икән? Милек булу ташламалардан файдалану мөмкинлеген чикләмиме?

Фаил Минһаҗев. Казан

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге:
– 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә, шул исәптән тәрбиягә бала алган гаиләләргә социаль ярдәм «Татарстанда халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»гы закон нигезендә билгеләнә:
*6 яшькә кадәрге бала өчен дарулар сатып алуга субсидия – 307 сум күләмендә;
* торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарының 30проценты күләмендә субсидия. Бу – торак мәйданының Татарстан законнарында билгеләнгән социаль нормасы һәм халык өчен хезмәт күрсәтүләрдән файдалану нормативыннан чыгып билгеләнә;
* укучыларга һәм һөнәри белем бирү уку йортлары студентларына алар укуны тәмамлаганчы, әмма унсигез яше тулганчы, юл йөрү өчен 136 сум күләмендә айлык субсидия. Субсидия алучылар шәһәр җәмәгать транспортының барлык төрләрендә һәм шәһәр яны автомобиль транспортында йөрү өчен бердәм айлык социаль йөртү билеты сатып алырга мөмкин. Күрсәтелгән чаралар гаиләнең матди дәрәҗәсенә бәйле түгел.


Фикер өстәү