Валюта кытлыгы нәрсәгә илтер?

Россиянең икътисад фронтында хәбәрләр куанычлы түгел. Кремльдән Президент сүзчесе Песковның безне алда зур кыенлыклар көтүе турында хәбәре яңгырады инде. Үзәк Банк та илнең түләү балансында зур ярык пәйда булуын борчылып белдерде.

Россиягә валюта җитешми һәм җитешмәячәк – рәсми белдерүдән менә шуны аңлап була. Углеводородларга дөнья масштабында бәяләр төшү, Европада газга ихтыяҗ кимү, ОПЕК+ килешүе нәтиҗәсендә «кара алтын» чыгаруны киметү чит ил валютасының безнең тарафларга агымын шаккатмалы дәрәҗәдә киметкән. Ил икътисадының экспорт керемнәре инде алтынчы квартал рәттән юкаралар һәм 2005 елдан башлап рекордлы дәрәҗәдә азайганнар. Бу хакта Үзәк банк җомга көнне рәсми саннар игълан итте.

Икенче кварталда үткән елның шул чоры белән чагыштырганда нефть доллары якынча өч тапкыр кимегән: 30 миллиардтан 12,8 миллиардка гына калган. «Газпром»ның чит илгә газ сатудан кергән акчасы 18 ел үткәндәге дәрәҗәгә әйләнеп кайткан: 3,5 миллиард доллар тәшкил иткән. Бу беренче кварталга караганда – ике тапкыр, үткән елның шул чоры белән чагыштырганда өч тапкыр кимрәк.
Чимал булмаган экспортны арттыру турындагы милли проект та тормышка ашарлык түгел икән. Технологик җиһазлар кулланып җитештерелгән товарлар чит илгә китәргә бик ашыкмаганнар. Аларның күләме дә 7,6 процентка кечерәеп, 40 миллиард долларга гына калган. Нәтиҗәдә чит илгә товар озатудан кергән валюта күләме 67,9 миллиард долларга кадәр кечерәйгән.
Экспорттан кергән акчаның 53,6 миллиардын импортка түләү өчен тотканнар. Импорт күләме дә кечерәйгән инде, билгеле. Читтән товарны 14 процентка кимрәк алганбыз. Йомгаклап карасак, тышкы сәүдәдән кесәдә 14,3 миллиард доллар акча калган. Бухгалтерлар теле белән әйтсәк, тышкы сәүдә балансының сальдосы ике тапкырдан да күбрәк кимегән һәм соңгы 17 елдагы иң түбән дәрәҗәгә җиткән. Әмма «валюта кереме»нең калган өлеше дә әҗәтләр түләү һәм инвестицияләр өчен кире чит илгә чыгып киткән. Илгә килгән чиста валюта агымы бары тик 0,6 миллиард кына тәшкил иткән. Беренче квартал белән чагыштырганда, бу соңгы сан 36 тапкыр кимрәк икән.
Валюта кытлыгын Үзәк банкның резервлары һәм Милли байлык фондын сату аша капларга туры килгән. Соңгы өч айда финанс регуляторы «кара көн»гә дигән акчадан 12,9 миллиард доллар саткан. Нефтькә бәя күтәрелгән саен, Үзәк Банк валюта сатуны чикли. Июль аенда бер көнгә 79 миллион доллар гына сатыла башлаган. Дөрес, бу долларның берникадәр кыйммәтләнүенә китерде. Икътисади активлык үсү белән импорт күләме дә үсәр дип көтелә. Бу исә инде тагын сумның түбәнгәрәк тәгәрәвенә китермәгәе, диләр белгечләр. Соңгы көннәрдә Ливия төрекләр ярдәме белән фетнәчеләрне артка чигендереп, «кара алтын» базарына яңадан нефть озата башлады. Кытайда бөтен саклагычлар җир мае белән тулып килә дигән хәбәрләр күренде. Димәк, углеводородлар бәясе бик әллә ни үсмәс инде.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү