Бу язмага газетабызның 12 июнь санында дөнья күргән «Зязелга авылы кайда?» дип исемләнгән мәкалә этәргеч бирде һәм элмә такталарда Татарстандагы дәүләт телләренең кулланылышы ни дәрәҗәдә, «Мир» сүзенең татарчасы ничек дигән сорауга җавап эзләү мәслихәт булыр кебек.
«Улица Мира» – Дәрвишләр бистәсендәге төп урамнарның берсе. Ул урамнан машиналар, халык ташкындай агыла. Шөкер, урамның һәр йортына элмә такта эленгән һәм: «улица Мира»ның «Мира урамы» икәнлеген дә белгертүне кирәк тапканнар, урамның җөп санлы ягындагы йортларда ул шулай күрсәтелгән, так санлы йортларда исә «Мир урамы» дигән сүзтезмә өстенлек итә. «Мир» сүзен безнең халык «тынычлык» дип белә, бактың исә, Дәрвишләр бистәсендәге татарча элмә такталарда «Мира», «Мир» сүзләре кулланылышта.
Салмачы бистәсендә дә «Мир» исемен йөртүче урам бар. Әмма анда һәркемнең күңеленә якын сүзнең татарчасын эзләп баш ватмаганнар булса кирәк, урам исеме рус һәм инглиз телләрендә генә күрсәтелгән.
Элмә такталардагы мәгънәсезлек, хаталар газета укучыларның да күңелен тырнап тора. Моннан берничә ел элек автобус тукталышларының берсенә «Урак һәм Тартылган урам тукталышы» дип язып куюларына ризасызлык белдерелгән иде. «Серп и молот» сүзләренең татарчага тәрҗемәсе була инде бу. Болай язылыш шул тирәдә яшәүче халыкта чын-чынлап ризасызлык тудыра һәм алар төрле оешмаларга мөрәҗәгать итәләр, ниһаять, ике ел дигәндә үтенеч уңай хәл ителә, хәзер инде ул – «Урак һәм чүкеч урамы тукталышы».
Столбище бистәсендәге «Подлужная» урамының татарчасы «Ялган ур.» икәнлеген күргәч, ни еларга, ни көләргә белмәссең?! «Җавапсызлык инде бу, – диде шул тирәләрдә гомер итүче Самат агай. – Башка берничек тә аңлата алмыйм».
Моннан бер ел элек, Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты этнологик тикшеренүләр бүлеге мөдире Гөлнара Габдрахманова матбугат конференциясендә: «Хәзер элмә такталарда ике дәүләт теленең бертигез кулланылышы белән бәйле вазгыять яхшыра. 2020 елда бу мәсьәлә тикшереләчәк», – дип белдергән иде. Тарихчы-белгеч белән телефон аша элемтәгә кердек. Бу юлы инде ул, андый хәл ай-һай булырмы икән, дип шикләнүен белдерде. Гомумән, «Яшьлек»не, «Яшьлек» дип беләбез бит әле, тәрҗемә кирәкме икән дигән фикерен дә җиткерде. Әңгәмәдән исә миндә «ул. Мира» дигәнне дә тәрҗемә итеп азапланасы юк дигән фикер калды. «Мира урамы» дип яздың да – бетте-китте вәссәлам. Чыннан да, язылганына шөкер итик тә, башкасына өмет итмикме?
Габделбәр Ризванов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat